Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эчтек чәй- күңелдә җәй...

Өч самовар чәй эчеп күңел ачып төштек... самовар чәенең тәмлелеге- мәтрүшкә, җиләк, җиләк яфраклары, иван-чәй үләннәре салып ясалган чәйдән чын җәй тәме килә...

Хикмәте чәйдә генә түгел әлеге очрашуның... күпме мәзәк сүз ишетәсең, авылдашларның яңа сыйфатларын ачасың, рәхәтләнеп ял итәсең...

Мәйдан тирәсен чүптән дә арындырдык. Җырладык, биедек, сурәткә дә төштек... кыскасы- фотоларга күз салыгыз, барысы да аңлашылыр...

...әгәр менми калгансыз икән үзегезгә генә үпкәли аласыз - чәйнең һәм җәйнең бер гаебе дә юк...

Бәлештән авыз итү өчен генә булса да барырсың, хәтта бәлешнең төбен дә ялт иттердек...

Барлык чәйгә менгән, күчтәнәчләр белән килгән авылдашларга зур РӘХМӘТ! Тагын шундый очрашулар насыйп булсын...

Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы
Фото: Назлыгөл Нәкыйповадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы