Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ЕГАИС авылга да килә (фото)

18 март көнне Түбән Кенә авылы мәдәният йортында «Кулланучылар көне» уздырылды.

Әлеге чарада дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров, бүлек мөдире Ләйсән Абдуллина, районда әйдәп баручы белгеч Гөлназ Сафина катнашты. 15 мартта булып узган кулланучылар көне уңаеннан уздырылган әлеге чарада районыбызның «Икмәк» җәмгыяте һәм «Чәй йорты» үзләренең продукцияләрен тәкъдим итеп, татып карау мөмкинлеге дә оештырганнар иде. Гражданнарны кабул итү оештырылу да кенәлеләр өчен файдага булды. Чөнки алар күп кенә мәгълүматлар ишетүдән тыш, үзләрен кызыксындырган сорауларны да җиткерә алдылар. Белгечләр авылда яшәүче халыкның сыйфатсыз товар белән очрашканда үз хокукларына карата салкын карашларын оялчанлык белән бәйләп аңлатты һәм үз хокукларын белергә, аларны тиешенчә кулланырга өндәде.

Булат Илдаровичның районыбызга килүеннән файдаланып, ЕГАИС программасының безнең районда ничек башкарылуы хакында сорап уздым.
- Балтач районында әлеге программага бөтен сәүдә нокталары да тоташкан. Хәзер 1 гыйнвардан соң алынган бөтен алкоголь продукциясен базага кертү эше башкарыла. 1 июльдән Балтачның үзендә һәрбер алкоголь сату ноктасында компьютерлар урнаштырылган булырга тиеш, аларга сканер һәм интернетта ялганган булуы зарур. Ә авыл җирлекләрендә әлеге таләп 2017 елдан эшли башлый, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250