Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бензин сибеп ут төрткән

Киров өлкәсендә бер ир танышлары булган егет белән кызга бензин сипкән һәм ут төртеп яндырган.

Фаҗига Оричи бистәсендә була. Җинаятьтә шикләнелүче ир дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Шуннан соң табындагы кешеләр талаша башлый. Аннары 34 яшьлек ир шунда утыручы егет һәм кыз өстенә бензин сибә һәм ут төртә.

Ут төртүче фаҗига урыныннан кача. Зыян күрүчеләрне дәваханәгә озаталар. Аларның хәле катлаулы дип бәяләнә. Хәзер тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын ачыклый.

Русия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «ике кешене үтерергә маташу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Фото: avatanplus.com

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Benzin-sibep-ut-t-rtk-n-395418/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев