Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Егетләр китә, солдатлар кайта

Бу арада социаль челтәрләрдә солдатка озату һәм армиядән егетләрне каршы алу фотоларын еш күрергә туры килә

“Бер атна элек энебез Рөстәм Рамазанов армия сафларыннан кайтты. Җиде ай Мәскәүдә, биш ай Санкт-Петербургта хезмәт итте. Аннан алда Гыйниятуллин Салават белән Фәләхетдинов Җәүдәт кайткан иде. Аларның берсе Сахалинда, икенчесе Екатеринбургта хезмәт итте”, дип хәбәр итә Борнактан Рәйхан Төхфәтуллин.

Бу арада социаль челтәрләрдә солдатка озату һәм армиядән егетләрне каршы алу фотоларын еш күрергә туры килә. Киткән егетләр исән-сау хезмәт итеп кайтсын, кайтканнары яхшы эшләр табып, әти-әниләрен сөендереп яшәсәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X