Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эх, күңел ачтык без... Ир-егетләребезне ЧӘЙ белән сыйладык... (фото)

Рәхәтләнеп күңел ачтык ичмасам... Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авылыбызның ир-егетләре өчен оештырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килерлек булды.

Клуб мөдире Гүзәлия Хәсәнова барлык ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады, җырчы кызыбыз Әлфинә Корбангалиева аларга үзенең котлавын җыр аша җиткерде. Гадәттәгечә, бәйрәмдә әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр бар иде. Балалар рәхәтләнеп куыш, кар атыш уйнадылар.
Рәхәтләнеп биедек, егетләргә каршы кызлар командасы, яшь егетләр белән ир-атлар командалары арасындагы уеннар, ел символы булган әтәч куу уены... Әтәч Газизуллин Зөлфәткә насыйп булды. Соңыннан рәхәтләнеп җыелып, коймак, конфетлар белән кайнар чәй эчтек.
Ир-егетләребезнең шулкадәр күңелләре булды, ахырдан барысы да рәхмәтләрен җиткерделәр һәм 8 мартта хатын-кызларыбызга да шушындый кичә уздырырга вәгъдә иттеләр. Кичәне оештыручыларга да, катнашучыларга да зур рәхмәт...дәвамлы булсын, дип хәбәр итә "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250