Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

– Эх, әтиегез булсамы, - диде

Җитәкләшеп икәү кайтсагыз сез, Жәлләмәс идем бернине.

Утыз биш яшь сиңа әти һаман,
Үлемеңә илле ел үткән.
Танымассың инде әти безне,
Бишебез дә үстек шул күптән.

Әни онытмады сине әти,
Һәр көн булдың аның уенда.
Хыянәт дип һич шикләнмә әти,
Биш баласы булды куенында.

Берәребез бер сүз тыңламасак,
-Эх, әтиегез булсамы ,-диде.
Бишле алып кайткан чагыбызда,
Безне белән куанды, көлде.

Сиңа ошаталар мине, әти,
Хәтерләмим шул мин үзеңне.
Бер минутка кайтып килсәң иде,
Күрсәм иде синең йөзеңне.

Аннан кире кайтмыйлар шул инде,
Әни үзе китте яныңа.
Соңгы вакыт гел кабатлый иде,
-Мин сагындым, ул да сагына.

Инде хәзер, бергәме сез,әти,
Таныдыңмы икән әнине.
Җитәкләшеп икәү кайтсагыз сез,
Жәлләмәс идем бернине.

Күңелегез сезнең тыныч булсын,
Калды җирдә сезнең дәвамнар.
Сезнең рухка безнең тарафлардан,
Сәлам булып барыр догалар.

Вагыйз Гыйльмуллин, Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев