Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Эхо Москвы» татарча сөйләшәчәк

Рәсәйнең иң популяр сәяси радиоларның берсе — «Эхо Москвы» тиздән татарча сөйли башлыячак.

Моның турында  «Суть событий» атналык тапшыруында «Эхо»ның баш мөхәррир  Алексей Венедиктов үзе хәбәр итте. «Татарча сөйләшәбез» дип аталган тапшыру  эфирга көн саен чыгачак.

«Безнең «Говорим по-русски», украинча чыгучы «Що там у них» тапшыуры бар, Мәскәүдәге өченче этрос — татарлар, шуңа күрә татар телендә «Говорим по-татарски» тапшыруы ясап карарга телибез. Башта кечкенә генә, аннан күз күрер. Хәзер без әлеге тапшыруны алып бара алырлык аутентик кешеләр эзлибез.» , дип белдерде Венедиктов туры эфирда.

 

Эфирның видеоязмасаын «Эхо Москвының» YouTube каналында карарга була. (52 нче минутта башлана)

Фото видеоязмадан скриншот.

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе