Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Экология" милли проекты кысаларында чүплекләрдә туфрак катламын торгызу буенча эшләр төгәлләнде

Татарстан Республикасында «Чиста ил» региональ проекты кысаларында элек тискәре йогынтыга дучар булган җирләрне торгызу эшләре дәвам итә.

Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә 6,0 га мәйданлы чүплекдә туфрак катламын торгызу(рекультивацияләү) төгәлләнде.

Шулай ук агымдагы елда Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Прости авылы янында урнашкан 15,1 га мәйданда резинотехник эшләнмәләр чүплеге даими рәвештә янып, Түбән Кама шәһәренең Атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый торган санкциясез чүплек урыны эшкәртеләчәк.

Әлеге объектларны бетерү нәтиҗәсендә экологик хәлнең сыйфаты республиканың 800 меңнән артык кешесе өчен яхшырачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән авылында әйләнә-тирә мохиткә салынган зыянның иң куркыныч объекты бетерелгән. Нефть кушылмалары белән пычранган җирләрнең торгызылган һәм рекультивацияләнгәнгомуми мәйданы 1,4 гектар тәшкил итте, районда 5,9 мең кеше яши.

Киләсе елда Казан шәһәренең Мамадыш тракты урамындагы Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр башлану планлаштырыла. 14,1 га мәйданлы әлеге полигон Казан шәһәренең Атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый. 2020-2021 елларда Самосырово полигоны урнашкан зонада яшәүче Казан шәһәре гражданнарыннан берничә йөз мөрәҗәгать керде.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасына 2022-2024 елларда әлеге чараны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 890,6 млн сум күләмендә субсидия бирү турында алдан килешү имзаланды.

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект