"Бу турыда язма газетага чыккач, күпчелек кеше сүз безнең хакта -"Тимергалиева" шәхси предприятиесенең Казанга йөрүче микроавтобусы турында бара дип уйлаган, гәрчә анда "Габрахманов" предприятиесе турында язылганлыгы аермачык күренеп торса да.
Без бөтенләй аерым оешма, эшли башлавыбызга да 3 ел ярым инде. Казанга даими барып-кайта торган үз пассажирларыбыз да бар. Аларга шоферлар - Рашит Нәҗипов, Ринат Муллагалиев, Рафаэль Ильязов, Рамил Фәйзрахманов хезмәт күрсәтә, шоферларыбызның иң яше - 1979 елгы. Шоферларның йөрешен һәрдаим үзем тикшереп торам, пассажирлар иминлеге безнең кулда, имгәнсәләр, безгә җавап бирәсе, берүк юлларда сак йөрегез, автобусны кумагыз, дип һәркөн кисәтәм. Кыш айларын бигрәк авыр кичерәм, чөнки табигатьнең төрле чагы була, юлларда бозлавык көтелсә, төн йокыларым кача. Шулкадәрле эшебезгә җаваплы карагачтын, башкаларга карата булган тәнкыйть утының очкыны безгә дә кагылуын кабул итәргә авыр.
Дөрес, күп очракта, безне күздә тотып, "бу Экспрессмы?" дип сорыйлар да, конкурентлар безнең яхшы репутациядән файдаланып, әйе дип җавап бирә. Бу да безне бик борчый. Һичьюгы "Экспресс Тимергалиевамы?" дип сорасыннар иде, бәлки ялган җавап ишетелмәс...
"Тимергалиева" автобусы хуҗалары һәрчак пассажирлары мәнфәгатен кайгыртты һәм алга таба да Балтач халкына рәхимле булачак. Әгәр алай түгел икән, шоферлардан телефон номерымны алып, үземә шалтыратсыннар", дип редакциягә кереп, үз фикерләрен белдерде әлеге предприятенең хезмәт вазыйфаларын башкаручы директоры Эльвира Тимергалиева.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев