Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Экспертлар бер ай эчендә заправкаларда бензин һәм дизель ягулыгы сыйфатын тикшерәчәк

Ягулыкны тикшерү айлыгы Татарстан Республикасы буенча инде ун елдан артык үткәрелә.

Татарстанда мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы башланганнан бирле 218 ягулык салу станциясендә 392 тикшерү үрнәге алынган. Бу хакта ТР ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Шамил Гомәров сөйләде.

"Ягулыкны тикшерү айлыгы 26 октябрьдә башланды, хәзер экваторны узып китте. Ул ТР Хөкүмәте карары нигезендә ун елдан артык ел саен Татарстанда булган барлык ягулык салу станцияләрендә үткәрелә", - дип аңлатты Гомәров.

Белгеч айлык дәвамында эшче төркем республиканың барлык ягулык салу станцияләренә дә йөри, дип өстәде.

"Нигездә, шәхси эшмәкәрләрне, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрне һәм, әлбәттә, “ТАИФ“, “Татнефть“, “Лукойл“ җәмгыятьләрен тикшерергә тырышабыз», – дип санады ул.

Гомәров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 218 автозаправка станциясендә 392 тикшерү үрнәге алынган. Хәзерге вакытта лабораториядә алынган пробаларның 70%ы тикшерелгән.


 

«Ягулыкны сайлап алу өчен безнең өч мобиль төркемебез бар, алар Казанга якын районнарга, шулай ук Кама аръягына һәм Әлмәт тирәләренә таралалар. Сыналган 273 пробаның 14е нормативларга туры килми. Аларның 11е - дизель ягулыгы, ә өчесе - автомобиль бензины. Без сайлаган 392 тикшерү өчен алынган ягулыкның 142се – дизель ягулыгы, ә 250се-бензин», - дип уртаклашты Шамил Гомәров.

Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары бензинның сыйфаты туры килмәү турында ачыкланган мәгълүматны АЗС хуҗаларына һәм Татарстан Хөкүмәтенә, шулай ук профильле министрлыкларга җибәрүләрен әйтте.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ягулык ягулык сыйфаты