Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ел ахыры – ел башы (дәвамы)

Үткәнгә борылып карап, анализ ясау, киләчәккә планнар билгеләү... Менә шуны күздә тотып, газета укучыларыбызга без ике ел чатында (ике юл чаты бар икән, димәк, ике ел чаты да була ала) үткән ел сезнең өчен нинди булды, яңа елдан ни көтәсез ише сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Рифат ЗАКИРОВ – “Водстрой” ширкәте җитәкчесе:
– Узып баручы ел коллектив өчен начар булды димәс идем, елдагыча, үзенең плюсләре дә, минуслары да бар. Шөкер, плюсләре күбрәк. Шактый күләмдә төзелеш, ремонт эшләре башкардык һәм аларның абсолют күпчелеге районыбыз җирлегендә. Карадуган балалар бакчасы, китапханә, Чепья хастаханәсендә капиталь ремонтлар үткәрелде, Яңгул авылында яңа мәдәният йорты төзелде. Бүген Карадуган балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыклары, коймалар эшләнә, Балтач ветстанциясендә ремонт башланды, шулай ук Чепьядагы Халыклар дуслыгы музеена да капиталь ремонтны безгә тапшырдылар. Бу эшләрне киләсе елда уңышлы башкарып чыгып, тагын шундый күләмле эшләребез күп булса иде дип телибез инде.

Илдар ГАЛИУЛЛИН – “ИП Галиуллин” җитәкчесе:
– Узып баручы елда эшчәнлегебездә ниндидер тамырдан зур үзгәрешләр, яңалыклар булды дип әйтеп булмый. Барысы да элеккечә, иң мөһиме, ирешелгәннәрне, тотрыклылыкны, шулай ук коллективыбызны да саклап кала алдык. Эш юнәлешебез дә шул ук: йөк һәм җиңел машиналарга техник хезмәт күрсәтәбез. Клиентларыбызның саны артса да, хезмәт күрсәтү географиясе үзгәрмәде. Райондашлардан тыш, республиканың башка районнарыннан, Киров өлкәсе, Мари Иленнән килүчеләр күп. Киләсе елда да заказлар-заявкалар күп булсын, бергә-бергә аңлашып эшләргә язсын дибез.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел