Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ел ахыры – ел башы

2017 елда оешмада өстәмә эш урыннары булдырдык һәм шунысы сөендерә, коллективыбыз көннән-көн яшәреп, эшкә күбрәк яшьләр килә башлады.

Хәниф БАРИЕВ, “Мелиоратор” җәмгыяте җитәкчесе: “Кемнәрдер узып баручы елны авыр булды дисә дә, безнең коллектив өчен ул уңышлы ел булды. Бүгенге көнгә кадәр хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итә алдык. Программага кергән барлык эшләрне эшләп, хезмәт хакларын һәм салымнарны вакытында түләдек. Әлеге елда эштә тагын да сыйфатка басым ясап, халык өчен файдалы хезмәтләр башкардык. Шуның күпмедер өлеше үзара салым акчасына эшләнде. 2017 елда оешмада өстәмә эш урыннары булдырдык һәм шунысы сөендерә, коллективыбыз көннән-көн яшәреп, эшкә күбрәк яшьләр килә башлады. 2018 елда да коллективны саклап калып, тагын да үсеш белән барырбыз, төрле өлкәдәге эшләрне башкарырбыз дип ышанып калабыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру