Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ел ахыры - ел башы

Республика күләмендә иң яхшы 10 балалар бакчасы арасына кереп, “2017 елда Республиканыӊ иӊ яхшы белем бирү оешмасы” дигән Дипломга лаек булдык...

Роза ШӘМСЕТДИНОВА, Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасы мөдире: “Быелдан безгә Мәскәүнең “Мәгарифне үстерү федераль институты” тарафыннан эксперименталь мәйданчык статусы билгеләнде. Аның буенча уңышлы гына эшләп, нәтиҗәләрен дә күрәбез. Республика күләмендә иң яхшы 10 балалар бакчасы арасына кереп, “2017 елда Республиканыӊ иӊ яхшы белем бирү оешмасы” дигән Дипломга лаек булдык. Инглиз теле укытучысы Рәмзия Мөхәммәтгалиева район күләмендә “Ел тәрбиячесе – 2017” конкурсында җиңү яулады. Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Әлфия Мәрданова районкүләм “Яшел дулкын” бәйгесендә икенче урынны яулады. Әлеге җиңүләр, әлбәттә, киләчәктә тагын да тырышып эшләргә, ирешелгән үрләрне югалтмаска дигән бурыч йөкли. Яңа елга психолог, физкультура, методист штатлары булдырылмас микән дигән өметләр белән дә керәбез. Һәрберебезгә әлеге ел бары шатлык-куанычлар алып килсен, ил-көнебез тыныч булып, сабыйларыбызның балачагы мәңге исләрендә калырдай булып үтсә иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру