Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ел азагы – ел башы, кемдә нинди фикерләр...

Яңа ел якынлашкан көннәрдә кайбер оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә “Бу ел Сезнең өчен нинди булды? Алдагы елдан ни көтәсез?” ише сораулар белән мөрәҗәгать иткән идек.

Рифат Закиров – “Водстрой” ширкәте җитәкчесе:

– 2016 ел азагында “Татфондбанк” белән бәйле күңелсез хәлләр аркасында быелга шактый төшенкелеккә бирелеп, бөтен өметләр челпәрәмә килгәндәй кергән идек. Шөкер, бу авыр хәлдә дә оешмабыз югалып калмады. Эш күп булды, коллективтагы һәркем тырышып эшләде. Яңа елны шактый матур нәтиҗәләр белән каршыладык. Райондагы яңа төзелешләрдә дә, капиталь ремонт программаларында да күпләп катнаштык. Алдагы ел да уңышлы булсын, һәр гаиләгә иминлек, бәхет алып килсен!

Айрат Хәйруллин – “Ял” хезмәт күрсәтү комплексы җитәкчесе:

– Безнең өчен бик әйбәт, стабильле ел булды. Клиентларыбыз да, эшебез дә күп булды, алдагы чорга да планнарыбыз зурдан. Коллектив өчен бит хәзер иң мөһиме эшләр даими булсын, хезмәт хакы вакытында бирелсен, тыныч атмосфера булсын... Шулай булганда гына үзара аңлашып эшлисең, ниндидер нәтиҗәләргә ирешәсең. Шөкер, гаиләбездә дә иминлек, тынычлык, барыбыз сау-сәламәт. Бу – зур бәхет. Узып баручы ел минем өчен юбилей елы да иде бит әле. Янәшәңдәгеләрдән, якыннардан, дуслардан котлаулар кабул итү, ихлас хөрмәтләрен сизү дә бик күңелле. Киләсе елда да һәркем тормышында, һәрбер коллективта уңышлар, шатлыклы вакыйгалар күп булсын!

Тимур Гатауллин – Норма авыл җирлеге башлыгы:

–2017 ел безнең авыл җирлеге өчен берсеннән-берсе кирәкле, матур төзелешләр белән истә калыр, мөгаен. Үзебез яңа бинага күчтек, Чапшарда күп функцияле үзәк төзелде, Норма мәдәният йорты, Кили бакча-мәктәп комплекслары ремонтланды, үзара салым акчасына авыллар эчендәге юллар тәртипкә китерелде. Кариле, Норма авыллары тарихына багышланган китап дөнья күрде, Норма мәктәбенең 100 еллыгын билгеләп үттек. Киләсе елда да барлык планлаштырылган уй-ниятләрне тормышка ашырырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру