Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ел нинди булды, яңасыннан ни көтәсез? (сораштыру)

Быел Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлап, белемебезне күтәрдек, район сәхнәсендә зурлап диплом тапшырдылар

Гүзәлия Вәлиева, Чапшар клубы мөдире: “Яна 2018 елга аяк басарга да күп калмады. Һәркем дә иске елга йомгак ясап, яңа елга планнар кора. Узып баручы әтәч елы без – мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен уңышлы ел булды. Беренчедән, авылыбызда күпфункцияле мәдәният һәм белем үзәге төзелде. Авыл халкы актив, өлкәннәр дә, балалар да бер генә мәдәният чарасыннан читтә калмыйлар. Алар көче белән конкурсларда бик матур чыгышлар ясадык. Быел Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлап, белемебезне күтәрдек, район сәхнәсендә зурлап диплом тапшырдылар. Клубның техник базасы (аппаратура, сәхнә киемнәре, ноутбук, интернет кебек унайлыклар булмау) начар булса да, бөтен яктан да алга киткән, виртуаль заманда халыкны, бигрәк тә яшьләрне мәдәнияткә тарту җиңел булмаса да, безнең мәдәният учагы гөрләп тора. Тырышып эшләгәнебезне җитәкчеләребез күрәләр,  Мактау кәгазьләре белән сөендереп торалар. Быел бераз хезмәт хаклары да артты. Киләсе 2018 – эт елына да планнарыбызны корып куйдык инде. 5 гыйнвар көнне авылыбызның хөрмәтле кешесе Мөнирә Гаязова һәм аларныңн гаиләләренә багышлап зур кичэ үткәрәчәкбез. Календарь бәйрәмнәреннән башка, безнең "Төп йорт килене!", "Сүнмәс кояш, нурлы театр..." конкурслары башланып китә, һәрберсендә дә актив катнашырбыз дип өметләнәм”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру