Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Элекке дан югалмаган

Вакытлы матбугатка яздыру буенча “Татмедиа” җәмгыяте “Татарстан почтасы” элемтә бүлекчәләре, хат ташучылар арасында ел саен конкурс үткәрә. Шунысы куанычлы: әлеге мәртәбәле бәйгедә районыбыз элемтәчеләре һәр елны диярлек җиңүчеләр сафында була.

Аерым хат ташучыларыбыз да, элемтә бүлекчәләре дә берничә ел рәттән бүләкләнде инде. Бу аңлашыла да: вакытлы матбугатка язылучылар кимеми, газета-журналларга язылу буенча районыбыз республика күләмендә алдынгылар сафында. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге еш кына башкаларга үрнәк итеп куела. Әлеге матур традиция быел да бозылмаган: бу юлы җиңүчеләр арасында Салавыч элемтә бүлекчәсе бар.

Салавыч элемтә бүлекчәсе диюгә, нигәдер, аның элекке – бик данлыклы еллары искә төште. Газета укучыларыбыз да әле Мәдинә апа Нәсыйхова-Вәлиева җитәкләгән ул чорны хәтерлидер. Район күләмендәге ярышта һәрчак бу коллектив җиңүче була иде. Шул сәбәпле, Мәдинә апаның фоторәсеме газета битләрендә еш басылды, аның белән бергә эшләгән Тәнзилә апа Фатыйхова, Илдус абый Минһаҗев, Дания апа Һидиятова, Зоя апа Николаева, мәрхүмә Гөлбикә апа Хәйруллиналар исеменә дә рәхмәт, мактау сүзләре күп басылды. Әнисе Сания апа эшен дәвам иткән Мәдинә апа исә РСФСР Элемтә министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә, исеме Татарстан элемтә производство-техник үзәгенең Мактау тактасына кертелә, район җитәкчелегенең мактау грамоталарына, “Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Язманың дәвамын “Хезмәт” газетасы битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"