Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Электрон хезмәт – уңайлы гамәл

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының дәүләт хезмәтләре Порталы аша агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан буенча барлыгы 24, 9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 76 %ка артык дигән сүз, димәк, халыкның электрон хезмәтләрдән кулланылуы популярлашып бара.

Порталдагы хезмәтләрдән файдалану өчен электрон шәхси кабинетын булдыручылар саны да арта бара. Ә менә безнең районда бу юнәлештә активлашасы бар әле, кызганыч, Балтач республика районнары арасында 41нче урында тора. Бары тик, 1мең кешенең 239ы гына даими рәвештә электрон хезмәтләрдән файдалануы ачыкланган.

Электрон хезмәтләрнең уңайлылыгы турында кабаттан искәртеп узабыз. Порталда хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне "онлайн" түләргә (дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, интернет, телевидение һ.б.) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга була. Бу уйлыклар өйдән чыкмый гына түләүләрне башкарырга, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Татарстанлылар әлеге төр хезмәтләрнең кирәк һәм уңайлы булуын аңлады.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм мобиль җайланмалар аша түләүләрне башкарганда комиссияләрне киметү буенча да шактый зур эш башкара. Шулай ук тагын бер яңалык - виртуаль карталар. Алар бер еллык срок белән кулланылуга бирелә. Теләсә нинди банк карталары аша аларны тулыландырырга була. Виртуаль карта чыгарылганнан соң, аның мәгълүматлары дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта пәйда була. Карта счетына 5 мең сумнан артык акча салган вакытта кулланучыдан комиссия алынмый. Виртуаль карта белән дәүләт хезмәтләре порталында гына түләп калмыйча, интернетта операцияләр башкарырга да мөмкин, бу төп картаның мәгълүматларын сакларга булыша.

Тәнзилә Габдрахманова, Балтач бистәсе: "Банк картасында акча булганда балалар бакчасына, кредитларны, салымнарны түлим. Кәрәзле телефон счетына акча күчерәм. Минем өчен бик җайлы. Вакыт уздырып терминаллар каршында, банкларда чират тормыйм."

Илүзә Хафизова, Сосна авыл җирлеге башлыгы урынбасары: "Бер ел элек үземнең шәхси электрон кабинетымны булдырдым. Мин моны эшләргә һәркемгә тәкъдим итәм, бу бик уңайлы. Шәхси кабинетка үземнең лицевой счётларымны кертеп куйдым, хәзер торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә, газ, электр һәм балаларымның бакчага йөргәннәре өчен түләүләрне шуннан гына башкарам."

Раил Хәсәнов, Балтач бистәсе: "Балабыз тугач, балалар бакчасына электрон чиратка язылдык. Интернетка кереп карап торабыз. Шулай ук түлисе штрафлар, салымнар булуын да Портал аша тикшереп торам. Соңгы вакытта балабыз белән участок педиатрына күренү өчен чиратка языла башладык, шул сәбәпле тиешле вакытка гына киләбез."

Вәзил Вәлиев, Ор авылы, пенсионер: "Электрон хезмәтләрне уңайлы диләр, тик эшләп караганым гына юк. Түләүләрне почтальон аша гына хәл итәбез, шуңа интернетка мөрәҗәгать иткән юк. Ә киленебез интернет, кредит түләүләрен электрон вариантта башкара үзе. Заманалар үзгәреп, таләп ителә башласа, безгә дә өйрәнергә дә туры килер инде."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250