Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Электрон хезмәт кенәгәсе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.

Электрон хезмәт кенәгәгләренә күчү барлык гражданнар өчен дә ирекле һәм бу эш гражданнарның ризалыклары буенча башкарыла.
Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар искәрмә булып тора. Аларның хезмәт юлына кагылышлы барлык мәгълуматлар бары тик электрон вариантта гына алып Гражданин хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләгән очракта ул 2020 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, болай эшләгәндә, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге варианты белән параллель Шунсын да искәртү зарур, хезмәт кенәгәсенең электрон вариантында да, кәгазьдәгесендәге кебек үк, барлык мәгълүматлар – эш урыны һәм вакыты, вазифа, квалификация , эшкә кабул итү һәм эштән азат ителү көне, хезмәт килешүен өзүнең

Электрон хезмәт кенәгәсе түбәндәге өстенлеләргә ия:
- Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълумаларны тиз һәм җайлы күрә ала, барлык мәгълумат Россия Пенсия фондының pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре Порталының – gosuslugi.ru сайтында тупланган. Ахыргы хезмәт урынына, Россия Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматны язма рәвештә дә алырга була.

- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү

- Эшкә дистанцион рәвештә урнашу мөмкинлеге - эшкэ урнашканда, гражданин эшкә алучы адресына электрон имза белән бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси

- Эш бирүчеләрнең хезмәт кенәгәләре алу, бару һәм саклауга бәйле чыгымнары кими.

- Пенсия шәхси счетка тупланган мәгълуматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар

- Эш бирүче һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны аналитик эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр ачыла.

- Мәгълуматлар сакланышы һәм иминлеге – бүгенге көндә Россия Пенсия фонды мәгълуматлар системасының иминлеге югары дәрәҗәдә. Мәгълуматлар системасы персональ мәгълуматлар өлкәсендәге законнар җыелмасы кысаларына туры китереп аттестацияләнгән. Системаның эштән чыгуы, мәгълуматларны үзгәртерлек яки юкка чыгарырлык итеп үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.

Шунысын искәртү урынлы, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү пенсияләрне шәхси лицевой счет мәгълуматларын кулланып рәсмиләштерүне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, бу исә пенсия билгеләү процессын гадиләштереп кенә калмый, гражданнарның төрле документлар җыюга бәйле вакытын да экономияли.

Эш белән тәэмин итүчеләр өчен үзгәрешләр.
2020 елның 1 гынварыннан башлап оешмалар иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны Пенсия фондына отчет аеннан соң килгән айның 15 числосыннан соңга калмыйча биреп барырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан гражданинны эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълумат оешма тарафыннан Пенсия фондына эшкә алынган яисә эштән азат ителгән көннән бер эш көне дәвамында тапшырыла.

Балтач района ПФ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон хезмәт кенәгәсе