Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Елгада бата башлаган үсмер кызны коткарганда дүрт олы кеше һәлак булган

Чоңгылга эләгеп бата язган 15 яшьлек кыз исән калган.

15 июньдә кичке алтылар тирәсендә Байкал аръягындагы Ононский районында дүрт кеше елгада суда батып үлә. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, туганнары җыелышып, Онон елгасы буенда ял итә. Алар Нижний Цасучей авылыннан 2 км ераклыкта була. Су коенганда 15 яшьлек кыз бала чоңгылга эләгә һәм бата башлый. Ул су әйләнмәсе булган урынга эләгә. Баланы коткарыр өчен туганнары суга ташлана. Алар янына тагын өч кеше — якында булган балыкчылар да ярдәмгә килә. Шулай итеп кыз баланы коткаралар.

Ләкин өлкәннәрнең дүртесе судан чыга алмый. 45 яшьлек хатын-кыз, 41, 58 һәм 64 яшьлек ир-ат һәлак була.

Хәзер тикшерү эшләре бара, шаһитларны сораштыралар. Өч ир-атның мәетен тапканнар, аларны экспертизага озатканнар, хатын-кыз мәете әлегә табылмаган, диелә хәбәрдә.

Тулырак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату