Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Элина Вәлиеваның туганнары ярдәм сорый

Будапештта ял иткәндә вафат булган пианистка Элина Вәлиеваны Русиягә кайтару өчен зур суммада акча кирәк.

Кызның туганнары һәм якыннары матди ярдәм сорый. Кызның гәүдәсен туган иленә кайтару өчен күп чыгымнар кирәк, ә гаиләнең андый акчасы юк.

Бу фаҗига шушы көннәрдә Будапештта арендага алынган фатирларның берсендә булды. Элина Европада ял иткән. Алар егете белән анда фатир арендалаган. Туташ душта коенганда, рәсми фаразлар буенча, бүлмәгә газ исе таралган. Кыз аңын югалткан.

Әмма туганнары бу фаразга һич тә ышанмый. "Без әле дә нәрсә булганын төгәл генә белмибез. Гомумән, миңа газ һәм ванна үзара берничек тә бәйләнә алмый кебек тоела. Элинаның егете, аның үле гәүдәсен табып, ашыгыч ярдәм чакырткан", - ди кызның абыйсы Ришат Вәлиев. Әле гаилә авыр финанс хәлендә. Туганнары битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый, дип яза Өмет.

Автор : Төхвәтуллина Алсу
Фото: mk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элина Вәлиева