Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Еллар аша миңа Тукай дәшә...

Ерак балачак... Без үскәндә авылда балалар бакчасы булмады. Миңа ике яшь булганда, Сабира әбием дә үлеп киткән. Бер-бер артлы туган биш бала әти-әнинең эштән кайтуын көтеп көн үткәрүебезне хәтерлим. Вакыт үткәрергә бердәнбер юаныч - өйнең түренә үк стенага беркетелгән кара түгәрәк - радио. Аннан татар телендә барган тапшыруларны барыбыз да...

Ерак балачак... Без үскәндә авылда балалар бакчасы булмады. Миңа ике яшь булганда, Сабира әбием дә үлеп киткән. Бер-бер артлы туган биш бала әти-әнинең эштән кайтуын көтеп көн үткәрүебезне хәтерлим. Вакыт үткәрергә бердәнбер юаныч - өйнең түренә үк стенага беркетелгән кара түгәрәк - радио. Аннан татар телендә барган тапшыруларны барыбыз да тын калып тыңлап утырганыбыз күңелдә. Үземнән өч яшькә олы абый мәктәпкә укырга бара башлагач, аның Әлифба китабына бик кызыгуым, радио турысында урнашкан караватка урындык куеп (радиога кадәр буем җитсен өчен): "Минем бик тә "Әлифба" китабы укыйсым килә, миңа ничек итеп булса да шул китапны җибәрегез әле,"- дип, кычкыра-кычкыра, радиога әйтүләрем хәзер дә еш кына исемә төшә һәм үземә бик кызык, шул ук вакытта бик ахмак гамәл булып тоела.
Радиодан китап көтә-көтә зарыкканны белгәнме, абыйның укырга керүе сәбәп булганмы, көзге эшләр тәмамланып, кичке якта вакыты иркенрәк калганмы, күршебездә генә яшәүче Нурсия апа (ул озак еллар авыл китапханәсендә эшләде), кулына китаплар тотып, безгә керде. Китапханәгә йөрер кешесе булмаганнарга менә шулай үзе вакыт табып йөрергә чыгулары турында сөйләгәндә, мин күземне иң өстә торган рәсемле китаптан ала алмадым. Нәкъ шушы китапны ачып укып күрсәтте ул безгә. Бу - Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" дигән шигыре иде. Нурсия апаның укуын сокланып тыңладым. Мин генә түгел, барыбыз да. Елмаеп торган кояш, сандугачларның чут-чут сайравы, кып-кызыл булып өлгергән алмалар ул чакта ничек күз алдына килсәләр, шундый булып хәтердә калдылар. Чакыруларга алданмыйча, дәресен укыган бала, нәкъ китапта сурәтләгәнчә йөрәгемә уелып калды. Калган китапларны ул бездә калдырды, аларын инде я әти, я әни безгә кичләрен кычкырып укый торган булды. Шулай итеп, атна-ун көнгә бер тапкыр Нурсия апа безгә яңа китаплар кертә торды, укыганнарын алыштыра барды. Үсә төшеп, үзем китапханәгә йөри башлагач белдем: китапларны ул безгә генә түгел, бик күпләргә шулай өйгә алып килеп укыткан икән! Халкыбызның, милләтебезнең йөзек кашы Г. Тукай минем күңелгә әнә шулай керде. Шул кергәннән бүгенге көнгә кадәр күңелемнән китми.
Үсә-үсә Тукайның күпме әсәрләре укылган, алар аша никадәр яңалыклар белгәнмен...
Безнең бәрәңге бакчасы артыннан ук инеш ага, ә нәкъ безнең турыда бик тирән чоңгыл иде. Инеш буе, таллыклар... Авыл баласының күпме гомере су буенда үтәдер. Кинәт кенә берәр агач шыгырдап куйса, җил үзенчә тавыш бирсә... Һай, йөрәкләр дөп-дөп тибә башлый иде шул чакта! Су анасы килеп чыкса...
Авылның һәр ягы урман, нәкъ Кырлайдагыча. Без, бер тирә үскән кызлар, җиләк, гөмбә җыярга йөрдек, кич утырырга җыелган җирдән, тиз генә уйлап, кузгалак ашарга да барып кайта идек. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән урман аланы, кура җиләге, каен җиләгенә бай наратлык һәм каенлыклар, гаскәр кеби тезелгән чыршы-наратлар, Шүрәле "асрап ята" торган куе чытырманлыклар безнең авыл урманнарында да бар.
Тукайның әкиятләре генә түгел, балаларга атап язган шигырьләренең берсе дә укылмыйча калмагандыр бала чакта. "Әлли - бәлли итәр бу мәктәпләргә китәр бу," -дип эне-сеңелләрне тирбәтү, "Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп," - дип күбәләкләр белән куышу, "Иртә. Дөн ья җанлана," - дип таңнан көтүгә чыгулар, "Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор," -дип этне уйнатулар... - җыеп берьюлы әйтеп бетерергә сүзләр дә җитми.
"Уйнады" дип бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә,"- дип, уеннан вакытында туктый белергә дә өндәде мине Тукай шигырьләре.
Белем алуның кирәклеген аңлатканда, әти дә Тукаебыз сүзләрен кыстыра торган булды: "Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше." Укытучыларым Маһинур апа, Гөлфирә апа, Гәүһәрия апа, Мәрьям апалар ның укырга, белемле булырга өндәп, әйткән сүзләре дә хәтеремдә: "Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә...",Син әле үс һәм укы күп,шунда аңларсың барын; Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын." Китапка мәхәббәт миндә торган саен үсте генә һәм мин "Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса," кулыма китап ала торган булдым. Гомеремнең кайсы баскычында булсам да, шатлыктан башлар әйләнеп китсә дә, кайгылардан җәфа чиксәм дә - мин кулыма китап алам. Теләсә кайсын түгел, Тукай шигырьләрен, Тукай мәсәлләрен. Ни өчендер, миңа кыска күләмле әсәрләр якынрак.
"Һәр ялтыраган алтын түгел"- дип кисәтте мине Тукай яшьлек чорымда. "Ул матур зат - юлчылардан сүнми калган ут" булырга мөмкинлеген аңлатты, тормыш юлында очраган кешеләр алдында аллы - гөлле күбәләк хәлендә калмаска кирәк дип киңәш бирде.
"И карендәш! Син, кирәксә суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат (ныклык)!- дип өйрәтте авырлыклар килгәндә.
Туган авылны сагынганда, "Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән" сүзләрен хәтергә китерде, әнине җирләгәч, "Бар күңелләрдән җылы , йомшак синең каберең ташы"- сүзләрен йөрәгемә салды. "Һич кайгысыз кеше булса - адәм түгел!" дигән сүзләрен кабатлап, күңелемә тынгы табам.
Гаилә тормышы белән яши башлагач та Тукай сүзләрен хәтеремнән чыгармаска тырышам:
"Әгәр булсын дисәң, бер өй эче шау-шу вә җәнҗалсыз;
Ире булсын сукыр, ул җитми, - булсын һәм хатын телсез.
Тукай белән уртаклашыр зур сөенечем дә бар: кызым - Динәм Тукай туган көндә дөньяга аваз салды. Башлангыч сыйныфларда укыган вакытта ук шигырьләр яза башлады: "Тукай абый туган көндә мин дөньяга килгәнмен." Ана мондый сәләт, ничектер Тукайдан күчкән кебек тоела миңа. "Ана догасы" шигырендә тасвирланган ана образы баштарак миңа үз әнием (кайвакыт әбием) кебек тоела иде, хәзер инде мин үзем шушы рольдә. Балаларыма да:
"Өй бәһале, өй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдам таян син Аллага!", дип үгет- нәсихәт бирәм.
Хезмәтем-куанычым. Тукай исемен телгә алмаган бер көнем дә юк: "Күрдем хәзер: Эшкә һич нәрсә тиң түгел, эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел." Шагыйрь мең мәртәбә хаклы: үз гомереңне яраткан эшеңә, халкыңа хезмәт итүгә багышлаудан да ләззәтлерәк нәрсә бармы икән бу дөньяда? "Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә," -дип эшкә барам. "И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!" дип татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, "Курыкмыйм,сөйгән халкым татар булса да,"- дип халкыма хезмәт итәм, "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем,"- дип шагыйрь ачынып-ачынып язган җәүһәрләрне укучыларыма җиткерәм, "Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый," дип әхлакый түбән төшүчеләрнең язмышлары турында уйланам, "Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым," - дип, шагыйрьнең ни өчен уфтануларын аңлатам.
Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, аерым катлауларның туң йөрәкләрен эретеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигърияте гадәти кысаларга гына сыймый, халкыбызның "хәсрәт көен көйләп" авыр үткән белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә.
Тукайның бәхете нәрсәдә? Бу сорауга җавапны Гаяз Исхакый сүзләре белән әйтәсем килде: "Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене, күтәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенең бөтен иҗадының көч-куәтене халыкның көченнән алып, халыкның кайгы-хәсрәтене,сәенечене халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп, халкыбыз эчендә үзенең иҗад куәтене эретеп җибәреп, халыкның бу көненә генә түгел, кичәгесенә дә, аннан элеккесенә таба да җибәреп, халыкның барлыгы белән бергә тамырланган, төпләнгән. Халыкның баруы, яшәве белән Тукайның яшәве табигый берләштерелгән."
Мин - гади авылның, гади кешесе. Халык дигән олы сүзнең энә очыннан да кечкенә бер бөртеге. Минем йөрәктә, күңелдә шагыйрь иҗаты нинди кайнар хисләр тудыруын сезгә җиткерергә тырыштым. Һәр йөрәктә булган бу хисләрне җыярга мөмкин булса, тамчыдан күл җыелыр иде.
Еллар үтәр... Бездән соң үскән буынга да Тукай еллар аша дәшәр.
Гөлфия Җәләева,
Норма урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250