Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Елны төгәлләгәндә

Район хуҗалыкларында терлекчелек тармагына унбер айлык эшкә йомгак «Татарстан» хуҗалыгыныӊ яӊа ачылган мегафермасы белән танышудан башланып китте.

Авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре бу биналарда булып, яӊа технологияләрне эш барышында күзәтеп, якын киләчәктә урыннарда терлекчелек, бигрәк тә, сөтчелек өлкәсендә куелган үрләрне үз күзләре белән күреп, беренче нәтиҗәләрне ясадылар. Бу хуҗалыкта эш барышы, яӊа биналарны файдалану мөмкинлекләре белән таныштыруны газетабызныӊ алдагы санында бирербез.

Бу киӊәшмәдә авыл җирлеге башлыклары катнашында тикшерелгән төп мәсьәләнеӊ берсе – шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнеӊ күләме, сыйфаты һәм аӊа түләү булды. Түләүнеӊ сөтнеӊ сыйфатына турыдан-туры бәйле икәне мәгълүм булса да, сөт тапшыручыларга аӊлату җитми, дип белдерде киӊәшмәне алып баручы район башлыгы Рамил Нотфуллин. Шулай ук сөт җыючыларныӊ үзләренә алып кала торган өлеше дә (чөнки ул халык акчасы), авыл җирлеге башлыгыныӊ көндәлек контролендә булырга тиеш, диде ул.

Терлекчелек тармагыныӊ төп күрсәткечләре уӊай булса да, аларныӊ хуҗалыклар буенча төрле булуы, урыннарда еллар буе кабатланып килә торган кимчелекләрнеӊ дәвам итүе районыбызныӊ хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен бизәми. Эшләмәс өчен сәбәп табарга була, ә менә кыенлыкларны җиӊеп, хуҗалыкта эшләүчеләрнеӊ мәнфәгатен алга куеп, җитештерүне күпкә арттыру тәҗрибәле җитәкчеләрнеӊ, белгечләрнеӊ абруен гына күтәрер иде. Кемдер әле ел бетмәгән, дияргә мөмкин, әмма ел буе эшли алмаганны   ике атнада башкарып чыгу мөмкин булырмы икән?!

Елга нәтижә ясарга ерак калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мегаферма «Татарстан» хуҗалыгы