Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эльвирабызның иҗатын чит илләрдә дә хөрмәт итәләр, яраталар

Актанышта республика күләмендә үтә торган Эльвира Ибрагимова истәлегенә багышланган «Моң кайтавазы» халыкара нәфис сүз видеобәйгесендә Айдар Шакиров җиңү яулады.

Быел бәйге өченче елын үтте. Тәүге бәйгене Актанышлылар зурлап башлаган иде, икенче елын Эльвирабызның иҗатын яратучылар өчен шигырь мәйданы Балтачыбызда гөрләде. Быел исә бәйге кабат Актанышта узды.Быелгы чарада чит илдә яшәүчеләр дә катнашкач, бәйге халыкара статус алды. Америка, Кипр, Италиядә яшәүче татарлар да катнашты.Видеобәйгедә барлыгы 104 кеше көч сынашты.
– Республика күләмендә үтә торган Эльвира Ибрагимова истәлегенә багышланган «Моң кайтавазы» халыкара нәфис сүз видеобәйгесен оештыручыларга, минем ижатыма шундый бәя биргәннәре өчен, минем туганнарыма, дусларыма мең-мең рәхмәтләремне житкерәм. Бу бик зур мотивация бирә. Тагын да яңа, тагын да яхшырак видеоязмалар төшереп, сезне сөендерергә язсын, – ди Гран-при иясе Айдар Шакиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев