Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Елына күрә – бәйгесе

Драматурглар белән очрашу, әдәби кичәләр, виртуаль сәяхәтләр, интеллектуаль уен, күргәзмәләр ише бик күп кызыклы чаралар планы эшләгәннәр.

Билгеле булганча, 2019 ел Рәсәйдә Театр елы дип игълан  ителде. Бу уңайдан районда нинди чаралар планлаштырыла?

–Иң зур, колачлы чара – якташыбыз, Татарстанның халык артисты, бүгенге көндә Түбән Кама театрында эшләүче Наил Сәйфетдинов призына драмколлективлар арасында иҗат конкурсы булачак. “Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән бу бәйге гыйнвардан башланып, ел буе дәвам итәчәк һәм декабрьда йомгак ясалачак. Ул ике этапта – беренче яртыеллыкта авыллардагы мәдәният йортлары арасында булып, бу коллективлар икешәр пәрдәле спектакльләр белән чыгыш ясап, үзара көч сынашса, икенче яртыеллыкта инде авыл клублары мәктәп укучылары белән берлектә сәхнәләштерелгән әкият яки бер пәрдәлек спектакльләр күрсәтәчәк. Быел башка бик күп конкурслар да булачак, аларның һәркайсында театр елы тематикасы  чагылыш табачак, – диделәр район мәдәният бүлегендә. Билгеле, һәрчак актив булган китапханәчеләребез дә бу теманы эшчәнлекләренә төп юнәлеш итеп алган. Драматурглар белән очрашу, әдәби кичәләр, виртуаль сәяхәтләр, интеллектуаль уен, күргәзмәләр ише бик күп кызыклы чаралар планы эшләгәннәр. Үзәк китапханәдәге “Йөзек кашы” театр коллективы да активлашачак.

Л.Низамова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр