Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Энә баланың баш миен тишеп чыккан

Табиблар өч яшьлек кызны "дөньядагы иң уңышлы кыз" дип атаган.

Чит илләрнең берсендә 3 яшьлек кыз күршеләренә уйнарга кергән. Караватта сикергән сабыйның кулында энә булган. Ул аны тылсымлы таяк дип уйнаган. Бервакыт аягы шуып китеп, бала идәнгә егылып төшә. Энә кызның авызыннан кереп, башының артыннан килеп чыга. Баланы шунда ук дәваханәгә илтәләр. Томография күрсәтүенчә, энә сабыйның баш миенең үзәген тишеп үткән. Табиб шунда ук энәне ала. Бәхеткә, баш миендәге мөһим урыннар җәрәхәтләнми.

Бала 10 көн дәваланып чыга. Табиблар аны "дөньядагы иң уңышлы бала" дип атый. Шулай да, баланың әти-әнисенә киләчәктә кызның сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәклеген әйткәннәр. Әле хәл соңрак та үзен "сиздерергә" мөмкин икән, дип яза Кызыл таң.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Фото:  kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе