Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эремчек кенә, димәгез...

Аның майсызы да зыянлы була ала икән.

Эремчек - иң яхшы кальций чыганагы. Витаминнар, терлек аксымы чыганагы да ул. Ләкин аның да, калган барлык файдалы ризыкларныкы кебек үк, зыяны да бар.   

Беренчедән, эремчекнең билгеле бер саклау вакыты бар. Ул вакыт чыкканда, яки җылыда торганда, агулану чыганагына әйләнеп, ашкайнату системасына зыян китерергә мөмкин.

Лактоза матдәсен күтәрә алмаучыларга да бу ризыкны ашарга ярамый.  Бөерләре авыртучыларга әлеге ризыктан баш тарту хәерле.

Артык авырлыктан һәм атеросклероздан интегүчеләргә эремчек белән аеруча сак булырга кирәк. Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга мөмкин.

Тагы да, майсыз эремчек инсулин бүлеп чыгуны көчәйтә. Ә инсулин – май җыючы гормон. Аның югары дәрәҗәдә булуы юанаюга китерә ала, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Фото: vkusno.ru

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эремчек файдалые ризыклар