Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эремчек суы

« - Кибеттә хәзер ни генә юк, әллә нәрсәләр саталар. Бер көнне «Эремчек суы» дигән этикетка ябыштырган шешәгә юлыктым. Бу су, анда язылганча, дөрестән дә шундый күп дәва үзлегенә ияме соӊ?»

« - Кибеттә хәзер ни генә юк, әллә нәрсәләр саталар. Бер көнне «Эремчек суы» дигән этикетка ябыштырган шешәгә юлыктым. Бу су, анда язылганча, дөрестән дә шундый күп дәва үзлегенә ияме соӊ?», дип укучыбыз сорый.

Интернеттан алган мәгълуматләргә караганда, дөрестән дә эремчек суы — бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк. Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга — иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан җитә.

Эремчек суында окрошка, салкын борщ әзерләргә, коймак пешерергә була. Шуны искәртәбез, сүз өй шартларында әзерләнгән эремчек суы турында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык