Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья...
Оешманың бүгенге халәте.
(Дәвамы, башы газе-табызның 14 июль санында).
Оешманың бүгенге халәте
Бүгенге көндә «Мегаом» оешмасында 21 кеше хезмәт куя. Эш күләме арткан очракта бергә ярдәмләшеп эшли торган оешмалар да бар икән, күптәннән бер-берсенә булышлык итеп эшлиләр. Хезмәт хаклары вакытында түләнеп барыла, оешманың керемнәре кычкырып йөри торган саннар түгел, шулай да оешмада хезмәт хакы аз, дип эштән китүче юк.
Республиканың күп районнарында эшләргә туры килде, — дип сүзен дәвам итте әңгәдәмәшем.
— Чөнки, эш булыр әле, дип торсаң, ул булмаячак. Бүрене аягы туйдыра, дип әйтәләр бит, безнең эшебез дә шулай. Казан, Чистай, Мамадыш, Зәй, Апас, Кайбыч, Саба, Теләче районнарында күп объектларда эшләдек. Күп очракта безне объектлар төзүне откан оешмалар эшкә чакыра. Турыдан-туры тендерга керергә безнең вакытыбыз да калмый. Без электр челтәре, сигнализация, «слаботочкалар», вентиляциянең идарә итү приборларын урнаштыру, көйләү кебек төрле катлаулы эшләр белән шөгыльләнәбез. Мондый эшләрне башкаручы төрле оешмалар бар, әмма без эшне дә сыйфатлы башкарабыз, барлык күзәтү оешмалары таләп иткән документларны да вакытында һәм тиешенчә эшләп бирәбез. Бу юнәлешне алып баручы Рафил Галимуллин һәр яктан булдырып башкара.
Оешманың һәрбер эшчесе турында озаклап, мактап сөйләргә була, шулай да сигнализация эшләрен башкаручы Эдуард Әсхадуллин, Нияз Хәбриев, Рамил Бариев, Рифкать Мөхәммәдиев, Наил Җәләлиев, электр челтәрен сузучылар — Рөстәм Гатиятуллин, Ришат Ибраһимов, Рафаэль Таҗиев, аларның ярдәмчеләре Салават Әшрәфҗанов һәм Илдар Исхаков, шоферлар Рушан Галиев, Айдар Бикбаев һәм Әнис Зарипов, тиешле состав белән агач конструкцияләрне эшкәртүче Рәмзил Сөнгатуллинны аерым атап китү дөрес булыр. Барлык хисап эшләрен Елена Сидорова белән Регина Гафиуллина алып бара.
2015 елдан Раиф Гафиуллин район эшмәкәрләр Советын җитәкли. Бу өлкәдәге хезмәте җиңелләрдән түгел, хакимият белән эшмәкәрләр арасында арадашчы булу гына түгел, ике якның да бер-берсен аңлашуына ирешергә кирәк. Төрле эшмәкәр, төрле караш бар, әмма без бер җәмгыятьтә яшәгәч, максатларны ярак-лаштырырга тиешбез, ди район эшмәкәрләренең җитәкчесе.
Ике камыт кию җайлымы?
Хакимиятнең таләп-ләрен һәм эшмәкәрләрнең халәтен аңлау бик мөһим, моның шулай кирәк икәненә ул район кулланучылар җәмгыятен җитәкләгәндә ныграк инана. 2019 елда Раиф Нәкыйпович шушы оешманың җитәкчелегенә тәкъдим ителә. Бу вазифада ике ел гына эшләсә дә, бу өлкәдә зур үзгәреш булды. Шуларның берсе — данлыклы "Чәй йорты"на реконструкция үткәрү. — "Бу вазифага керешкәч, "Чәй йорты"нда булырга туры килде. Идән плиткәләре купкан, стеналар карарлык түгел, безнең түбәдән яңгыр да тама әле, дип шунда эшләүче апалар зарланып алдылар. Канализация эшләми, суны да урамга чиләк белән түгәләр икән. Бу мине бик борчыды һәм түбәнең берничә калаен алыштырыйк, дип тотынган эшебез зур суммадагы үзгәртеп коруга әйләнде. Сату, чәй эчү залының интерьерын, яктылык бирүләрен белгечләргә эшләтеп, шулар буенча башкардык. Бу минем кулланучылар җәмгыятендә эшләгән иң зур эшем булгандыр. Ике еллап ике камытны тартып бардым, тора-бара алар бер-берсенә комачаулый башлады. Җитәкчелеккә хәлне аңлатып биргәч, алар каршы килмәде, мин үземнең эшемә кире кайттым. Республика кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге, белгечләр белән уртак тел табып эшләдек, бүгенге көндә дә аралашып торабыз«, ди әңгәдәшебез.
Гаиләдә халәте
Язманың герое белән гаилә мәсьәләләренә дә кагылып алдык. Раифның тормыш иптәше Регина Чаллыда туган, гаиләләре белән Балтач бистәсенә кайтып урнашалар. Регина технолог белеме ала, соңрак ТИСБИда укый. 1995 елда Раиф институтны тәмамлагач, аның белән таныша, өч ел бер-берсен сынап йөргәннән соң, 1998 елда өйләнешәләр. 2001 елда олы уллары Ренат, 2005 елда уртанчылары Булат һәт 2010 елда төпчекләре Мурат дөньяга килә. Регина ширкәтнең исәп-хисап эшләренә булыша.
Бүгенге көндә олылары Ренат төзелеш-архитектура университетының бакалавриат өлешен тәмамлаган, укуын магистратурада дәвам итәргә уйлый. Уртанчылары Булат, абыйсы укыган уку йортына керү өчен документларын тапшырган, имтихан баллары югары, студент булыр дигән ышаныч зурдан. Мурат Балтач гимназиясендә укый, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә берничә ел рәттән алып баручы буларак катнашып, республикада танылу алды. Өйдә бер-берең белән аңлашу бар, һәркемнең үз эше, үз җаваплылыгы билгеләнгән, атка печәнне кем сала, дигән сорау бездә тумый, ди Раиф Гафиуллин. Гаилә турында сүз башлангач, акрын гына районда беренчеләрдән булып алар башлаган җиләк җитештерү өлкәсенә кереп киттек.
Җиләк бизнесы — тәрбия чарасы
— Гаиләдә олы улым Ренат тугач, әти кеше буларак, аңа тәрбияне ныклап, тиешенчә бирүне үз өстемә алдым. Энекәшләре булгач, аларның тәрбиясенең күпмедер өлеше Ренатка күчте. Бу дөрес юл булгандыр, чөнки олы улымның бүген энекәшләре алдында авторитеты бик зур. Яшь аермасы зур булганлыктан, без улларыбызны аңлап бетермәскә мөмкинбез. Бу очракта күп мәсьәләләр Ренат аша хәл ителә һәм мин аның бу эшенә бик шат.
Җиләк мәсьәләсенә килгәндә, хәтерләсәгез, республиканың «Ягодная долина» ширкәте районнарга чыгып, җиләк үсентеләрен бушка бирәбез, өйрәтәчәкбез, дип йөрде. Читтән караганда, бу бик җиңел эш булып күренде һәм 2014 елда бу өлкәгә кереп киттем. Эшне башлаганда, балаларга тәрбия бирү өчен менә дигән күнекмә булачак, дигән фикер дә бар иде. Ренат инде 7-8 сыйныфларда укыганда базарда җиләкне сата башлады. Кулына акча кергәч, кызыксынуы тагын да артты, аны бу четерекле өлкәгә җайлап тарттым, дияргә була. Эшнең авырлыгын эшләп карагач кына беләсең икән, җиләк үстерүдә бигрәк тә. Менә 10 елга якын бу тармак белән шөгыльләнәбез, бар нечкәлекләрен гел өйрәнәбез.
Бүгенге көндә җиләк-челек тармагы тулысы белән Ренат карамагында, аңа энекәшләре булыша. Җайлап-җайлап мине җиләктән «читләш-терделәр», быел яз көне бер-ике мәртәбә генә җиләклектә булдым. Беренче үсентеләрне «Ягодная долина» ширкәтеннән сатып алдык. Узган ел, быел җиләк үсентеләре Италиядән кайтарылды. Башта акча күчерү, аннан соң аларны кайтарту буенча юлларны урап-урап узасы булды Ренатка, шөкер, Төркия аша болар хәл ителде. Ренат алдагы елда кыш көне интернет аша Италиядәге җиләк җитештерүчеләр белән элемтәгә кергән иде, яз көне алар янына өйрәнергә барды, мин дә аңа иярдем. Андагы җиләклекләрне күргәч, шаккатасың. Бер фирманың җиләк саклау өчен куелган суыткычлары 17 гектар мәйданны били. Бар зур фирмалар, бар кечкенәләре, әмма идарәче җитәкчеләре, вакытларын кызганмый безгә һәрнәрсәне күрсәтеп йөрде. Ренат алдан интернеттан танышкан, җиләк сортлары чыгару буенча шөгыльләнүче белән очрашты, килешү нигезендә без аның җиләк сортларын алабыз, ай саен ул Россиягә килеп, бездә һәм 4-5 регионда үзенең сортлары үсүен күзәтә, киңәшләрен бирә. Июнь ахырында, чираттагы кайтуында ул малайларның эшеннән канәгать калды, хезмәттәшлек дәвам итә.
Раиф Нәкыйп улының кешелеклелек сыйфатларын раслаучы, кычкырып, сөйләп йөрми торган мөһим эше — иганәчелек турында да әйтми мөмкин түгел. Авыр хәлдәге гаиләләргә, янгыннан зыян күрүчеләргә хезмәттәшләре белән даими ярдәм итәләр. Мәчетләргә сигнализация кую, электр чыбыкларын алыштыру символик бәягә башкарыла, күп очракта акча да алынмый икән. Бу гаиләнең 2005 елдан урамдашлары белән башлаган бик матур башлангычлары бар: ел саен бергәләп 500-1000 төп агач утырталар, «Салкын чишмә» елгасының урам башында хәзер инде урман шаулап утыра.
Күпләргә үрнәк, кешелекле, һәрнәрсәгә җитди караучы, үз сүзендә торучы эшмәкәр Раиф Гафиуллинга тормыш юлында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев