Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшендә – уңган, өендә мәрхәмәтле

Май кояшы кебек ягымлы, тәмле телле, эшкә уңган-булган безнең сөйкемле күршебез Нурҗиһан элегрәк төп йорт киленнәре конкурсы уздырылса, һичшиксез, призлы урыннарны алган булыр иде.

Арбор авылында тәртипле Мостафиннарның ишле гаиләсендә туып-үскән бу кыз яшьтән үк эшкә җитез, тере була, көчле характерлы, тәвәккәл, авырлыкка, тормыш сынауларына чыдам булып үсә. «Минем бу сыйфатым әнидән килә торгандыр. Иң беренче авылга кайткан комбайнны механизатор әниебез иярләгән бит, әтиебез Галимулла аның ярдәмчесе булган. Басуда иген кырында бөреләнгән саф мәхәббәт чаткысы аларга кавышып, биш бала үстереп, авылда үрнәк гаилә булып яшәргә насыйп иткән», – дип сөйли инде үзе дә алтмыштан узып, биш оныкның яраткан әбиләренә әверелгән күршебез Нурҗиһан Мортазина.

Зифа гәүдәле, горур кыяфәтле, зур коңгырт күзле, йөзеннән нур бөркелгән Нурҗиһанга авылда күзе төшкән егетләр әз булмагандыр. Ә ул Чепья сөт эшкәртү цехында эшләгәндә Балтачтан килеп сөт ташучы Әнәс Мортазин белән танышып, дуслаша һәм ихлас мәхәббәтләре вакыт сынавы узганнан соң гына гаилә корып төп йортта яши башлыйлар. Өлкәннәр икесе дә сугыш ветераны булып, утлар-сулар кичкән, тыныч тормышны намуслы хезмәт белән бәрәкәтле итәргә тырышып яшәгән Мортазиннар киленне бик яратып кабул итәләр, чөнки үзеннән алда тәртипле нык гаиләдә үскән кызның бик йомшак телле, ипле-әдәпле һәм эшкә батыр булуы турында бик матур хәбәрләр генә килеп тора.

Балтач үзәгендә мал-туар асрап эшле-ашлы булып яшәгән Мортазиннар гаиләсенә күндәм, җитез, ипле-ягымлы Нурҗиһан бик төс килеп тора. Бөтен яктан булдыклы яшь килен иртүк торып өйдә хезмәт куйганнан соң, төп эше Балтач сөт-май комбинатына ашыга. Аның өлгерлеге, тапшырылган вазифага бик җаваплы каравы, иптәшләре белән ипле-итәгатьле булуы бу коллективта да көннән-көн абруен арттыра. Һәм ул шушы системада 40 ел эшләү дәверендә берәү белән дә бәхәскә кермичә, үз эшен намуслы башкарып, башкаларга да үрнәк күрсәтеп, гади эшчедән бригадир, мастер дәрәҗәсенә күтәрелә, производствода тоткарлыксыз эш оештыруда җитәкчеләрнең ышанычлы терәгенә әверелә.

Тиз бозыла торган продукция эшкәртүче прозводствоның үзенчәлекле яклары күп инде аның. Колхозлардан җыелган сөтне конвейер ситемасында эшкәртеп бетерү өчен бер команда булып бик тупланып эшләргә кирәк. Ышанычлы, тәҗрибәле, ачык зиһенле Нурҗиһан башкаларны да җайлап кына көйләп, кимчелекне тиз арада төзәтүне оештырып, эшне тоткарлыксыз алып баруга зур өлеш кертә. Шуңа күрә дә бу алыштыргысыз кадрны коллективта югары бәялиләр, аның чын хезмәт алдынгысы икәнлеген раслаган дистәләрчә Почет грамоталары, район җитәкчеләреннән рәхмәт хатлары әле бүген дә ара-тирә караганда, йөрәктә җылы тәэсир тудыра торган матур истәлек булып кадерләп саклана.

Яшьлеге белән әле көче-куәте ташып торган Нурҗиһан таза тормышлы, эшле, мәшәкатьле Мортазиннар йортында да игелекле, мәрхәмәтле килен булырга омтыла. Кайнанасы Майсәрә апа да туры сүзле, гадел, аңлы, тырыш, ярдәмчел кеше иде.

– Сиңа аның белән килешеп яшәргә авыр булмадымы? – дип сорыйм Нурҗиһаннан.

– Ничек авыр булсын, ул бит йортның тоткасы булды, бөтенебезне җыеп тотты, өйдә бөтенесен тәртипләп эшләп, балаларны үстерергә булышты. Кайбер көннәрдә заводта берәр җайланма ватылып, җәй көне караңгы төшкәч кайткан көннәр дә булды. Ул күпне күргән акыллы, мәгънәле кеше буларак, минем эшнең дә кыен якларын аңлый иде, өй эшенә әз катнашасың дип, бер шелтәләп әйткән сүзе булмады. Шундый сабыр, кешелекле булганы өчен әле дә мин аңа хәер-догада, кайнана белән аңлашып, аны олылап яшәргә тырышсаң, үзеңә дә тормыш итәргә бик җайлы, рәхәт була икән, – дип нәтиҗә ясый киң күңелле, гадел Нурҗиһан.

Ә менә сугыш ветераны булган кайнатасы Гыйният абый бик йорт җанлы, эшлекле кеше иде, колхозда ат белән эшләп гел гаилә ихтыяҗын кайгыртты, өйләндереп башка чыгарган малайларына яңа нигез корырга чын аталарча булышты. Мортазиннарның төп йортта калган уллары Әнәс озак еллар шофер булып эшләде. Эшкә батыр, баһадир гәүдәле Әнәс әле дә эштән тәм табып, һаман мал-туар арасында кайнаша, оныкларның яраткан бабалары буларак аларны да тәртипкә өндәп кенә тора. Менә шундый бәрәкәтле мул тормышның рәхәтен тоеп, эшләп тапкан малның кадерен белеп яшиләр бу йортта. Ачык йөзле Нурҗиһан ир ягыннан булган ишле туган-тумачага бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, юмарт булды, читтә яшәүче кызлары балалары белән кунакка кайткач та, аларга ихлас кадер-тәрбия күрсәтте. Сизгер, юмарт йөрәкле, уңган-булган төп йорт килене Нурҗиһан тәртипле, бөтен яктан да үрнәк, турылыклы иренә нык таяныч. Бу катлаулы тормышта өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, ирең белән дә үзара аңлашып, ярдәмләшеп, көндәлек мәшәкатьләрне икең тигез тырышып тартканда гына яшәеш олы мәгънәле һәм матур була шул.

Фәридә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев