Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшләүче пенсионер вакытлыча эштән китеп торып, пенсиясен арттыра ала

"Әгәр пенсионер эшли икән, пенсия индексацияләнми, әмма пенсиягә чыккач пенсионер индексация ала. Әлбәттә, эшләгән вакытта да индексация алу (теоретик яктан) юлы бар".

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, картлык буенча пенсия иминиятләштерү һәм тупланма өлешләреннән тора. Үз чиратында, иминият өлеше дәүләт тарафыннан гарантияләнгән теркәлгәнгә һәм эш вакытында алган пенсия балларына бәйле булган иминият өлешенә бүленә.

2016 елдан иминият пенсиясенең теркәлгән өлеше, шулай ук шәхси пенсия коэффициенты индексацияләнми.

«Әгәр пенсионер эшли икән, пенсия индексацияләнми, әмма пенсиягә чыккач пенсионер индексация ала. Әлбәттә, эшләгән вакытта да индексация алу (теоретик яктан) юлы бар. Моның өчен эштән китәргә кирәк, ә индексация алырга, аннары кабат эшкә урнашырга була», — дип сөйли Гиринский.

Аның сүзләренчә, әмма практикада моны тормышка ашыру кыен, чөнки пенсионерга рәсми рәвештә зур хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу шактый катлаулы.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия