Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшләренең уңышлыгы нәтиҗәдә чагыла (+фоторепортаж)

Җир-суларның байлыкларыннан нәтиҗәле куллану юнәлешендә уңышлы эшләп килүче Балтач «Мелиоратор»ы хезмәткәрләре июнь аеның беренче ялында үзләренең һөнәри бәйрәмен каршылыйлар.

Әлеге оешма заманында юкка чыгу дәрәҗәсенә җитеп, бүгенге көндә ныклы адымнар белән үз югарылыгына күтәрелү юлында. Аларның төп юнәлешләре су һәм сугару буенча эшләү булса да, башка төр эшләрдән дә куркып калмыйлар. Оешманың җитәкчесе Хәниф Бариев һәр юнәлешне үз итә, чөнки әлеге мөмкинлекләр аның эшчеләрен эшле итү, ә үзе җитәкләгән оешманың киләчәген тәэмин итү өчен эшләнә. Узган ел мелиорация оешмалары арасында республика буенча беренче урынга лаек булганнарын язган идек, быел да үз югарылыкларын югалтмадылар.

Биредә ел дәвамында эш төгәлләнми, кышын техникаларга ремонт эшләре башкарыла, язын күперләрне һәм плотиналарны саклап калу юнәлешендә саллы хезмәт куялар. Ә инде җәйдән алып, караңгы көзләргә кадәр объектларда эшләр туктатылмый. Дөрес, эшнең башлангыч чорында кайда нәрсә буласын бер генә күргән кешегә аңлап бетерү җиңел дә булмас, ләкин ахыргы нәтиҗәсе чын соклану хисе тудыра. Табигать кочагының гадәти генә җирен дә әкият почмагына әверелдерергә сәләтле алар. Шундыйларга ике мисал да китерәсем килә. Узган елның көзеннән арчалыларга менә дигән ял итү урыны булган Казанка елгасы яр буен эшләүдә дә безнең «Мелиоратор» оешмасы егетләренең өлеше зур булды. Әтнә районының Кече Әтнә авылында (рәсемдә) ял итү урыннары белән эшләнгән чишмәне дә авыл халкы сөенечле вакыйга итеп кабул итте.

Чишмәләр, ял итү парклары, плотиналар төзү, сугару системаларын эшләтеп җибәрү, чүплекләрне бетерү, үләт базлары төзү һәм башка күп кенә эшләрне уңышлы башкарып чыгучы «Мелиоратор» оешмасы Балтач, Арча, Әтнә районнарында эшләп килә. Ел дәвамында Арча районының Кадрәк авылында күл һәм чишмә эшләнгән, Наласада басу уртасында күл ясалган, Салавыч авыл җирлегенә кергән өч чүплектә эшләр планлаштырылган, икесендә чүплекне бетерү буенча эш инде төгәлләнгән, әлеге җирләр «Татарстан» җәмгыятенә чәчүлек итеп тапшырылган, ә менә Яңа Салавычныкына яңа керешеп кенә киләләр. Шулай ук Яңгул авылындагы чүплек тә бетерелеп, аның урынына агачлар утыртылды. Чутай, Яңгул, Борнак авылларында замана таләпләренә җавап бирерлек үләт базлары эшләнде. Шеңшеңәрдә су кертү эшләре башкарылды һәм быел да дәвам итәчәк. Шулай ук Арча районы авылларында да су кертү буенча саллы гына эшләр эшләнә. Үзара салым акчасына районыбызның авыл җирлекләрендә чишмәләр халыкка уңайландырылып үзгәртелә, аларга будкалар ясала. Ә быел планлаштырылган эшләр булып Пүскән, Симетбаш (Арча) плотиналарын ремонтлау тора. Шулай ук Арча районының Иске Муй дигән авылында яңа плотина төзелеп, 300 гектар җиргә сугару үткәреләчәк. Бу тагын бер кат сугаруның нинди мөһим булуын ассызыклаучы фактор булып тора да инде. Чөнки соңгы елларда булган корылык уңышларга нык тәэсир итә дияргә яратабыз. Ләкин үзебезнең шәхси бакчада үсүче яшелчәләргә су сипкәч, эссенең зыянын артык күрмибез.
Ә районыбыз кырларында сугару системаларын элеккечә эшләтеп җибәрү өчен нинди киртәләр бар соң? Искене торгызу яңаны төзүдән кыенрак, әмма бернинди кыенлыкларга да карамый, сугаруның мөһимлеген аңлаучылар күп. Мисал эзләп ерак барасы да юк. Күрше Арча районы «Кырлай» агрофирмасында бәрәңгене 1000 гектар җирдә үстерәләр һәм уңыш елның-елында гадәти җирдә үскәнгә караганда бермә-бер артык була. Әлбәттә, «Мелиоратор» оешмасының сугару системасында уңышлы эшләвенең дә нәтиҗәсе бу, чөнки соңгы 2-3 елда гына да әлеге хуҗалыкта 2000 гектар җирне сугару буенча саллы гына эшләр башкарылган. Шул ук Арчаның «Игенче» агрофирмасында да басу уртасында күл ясап, сугару эшен алгы планга куялар. Әлеге система бәрәңге һәм ашлык үстерү өчен эшләнелә, биредә элиталы сортлар белән эшли торган тәҗрибә участоклары урнашкан. Киләчәктә әлеге күлдән 4 сугару агрегаты су алып, аны ашлык һәм яшелчәләргә сибәчәк.

Әлбәттә, җитәкче нинди генә тырыш һәм үҗәт булмасын, хезмәткәрләрең синнән дә тырышрак булып, хезмәтләренә бөтен көчләрен биреп эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе дә уңай булачак. Әлеге оешмада «Т-150»-скреперда эшләүче Абдимумин Мурадов, Раушан Габбасов, Станислав Никитин, Евгений Кумаев, Рамил Хәлиуллин, экскаватор иярләүче Рашит Шәйхетдинов, Азат Гарифуллин, Ранил Җәләлетдинов, бульдозерлы тракторларда хезмәт куючы Рүзәл Габдрахманов, Фирдәвес Зарипов, Рафис Хәйруллин, Олег Пчельников, эретеп ябыштыру эшен башкаручы Рафил Мөхәммәтшин, Раушан Хәсәнов, Андрей Шишкин, Таһир Хәйруллин, диспетчер-заправщик Наилә Гыйләҗева, гараж мөдире-прораб Хәлим Бариевларның хезмәтләре аеруча да мактауга лаек.

«Мелиоратор» оешмасында эшләүчеләрне ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250