Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшнеӊ нәтиҗәсе конкрет булуда

Буген, 24 февраль көнне, Балтач район Советының кече утырышлар залында район башлыгы Р.Р. Нотфуллин катнашында киңәшмә уткәрелде.

Киңәшмәдә район Советы һәм район башкарма комитеты житәкчесе урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Беренче мәсьәлә - районда булган мөһим вакыйгаларга - Балтач районы авыл хужалыгы алдынгылары слеты һәм 21 февральдә республика мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы нәтиҗәләренә багышланды, уӊышлы үткән бу чараларны әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерелде, җибәрелгән кимчелекләрне киләчәктә булдырмау чараларын күрергә кирәклеге әйтелде.
23 нче февраль көнне район үзәгендә бернинди концерт, чыгышлар әзерләнмәвен бу арада чаралар күп булу белән аӊлатып булса да, бу моны акламый. Киләчәктә моӊа юл куелырга тиеш түгел, чөнки аныӊ елы да Мәдәният елы бит, дип район башлыгы тарафыннан билгеләнеп үтелде.
Көн үзәгендә торган тагын бер мәсьәлә - ул күмәк хуҗалыкларда язгы чәчүне уӊышлы итеп үткәрү өчен хәзерлекнеӊ торышы. Язгы чәчүнеӊ нәтиҗәлелеге алынган бөртеклеләр уӊышы һәм терлекләр өчен әзерләнгән азык күләменнән күренәчәк. Бүгенге көндә ашлама туплау акрын хәл ителә. Биреләчәк ярдәмнәр һәм субсидияләр артыннан да активрак йөрергә кирәк. Техника ремонты да беренче планда булырга тиеш. Яӊа алына торган техниканы да бер җирдән генә алып, бәясен төшерү мәсьәләсен дә хәл итәргә мөмкин. Бу юнәлештә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тырышып көндәлек эшен алып барырга тиеш, дип район башлыгы тарафыннан ассызыклап әйтелде.
Налоглар җыю - ул безнеӊ бюджет хезмәткәрләребезгә, укытучы һәм тәрбиячеләргә бирелә торган хезмәт хакын туплау икәнен истән чыгармаска һәм конкрет чаралар күрелергә тиешлеге әйтелде.
Төзелеш эшләрендә дә конкретлылык кирәк. Җитәкче тарафыннан куелган срок бар икән - ул үтәлергә тиеш. Эзләсәӊ сәбәпне һәрвакыт табарга була. Таузар авылында төзелә торган үзәк һәм МФЦ биналарында эшләр графиктан чыгарга тиеш түгеллеге күрсәтелде.
Мәдәният мәсьәләләренә тагын мөрәҗәгать итеп, район башлыгы һәр мәдәният учагында чаралар матур һәм үтемле булырга тиешле, анда күмәк хуҗалык, авыл җирлеге башлыклары даими катнашырга тиешлеген җиткерде. Бу - авыл җирлекләренеӊ рейтинг күрсәткечендә дә чагылыш табарга тиеш. Каралган мәсьәләләр буенча конкрет карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250