Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эсседә хайван тәрбияләү буенча 10 КИҢӘШ

Мондый эсседә кешеләргә генә түгел, терлекләргә дә авыр. Шул уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре эсседә хайваннарны тәрбияләү буенча киңәшләрен бирде.

1. Мондый көннәрдә суга аерым игътибар бирергә кирәк. Су – җәен сыерларга кирәкле иң мөһим туклану элементы. Нәкъ менә су “суытырга” һәм терлек азыгын эшкәртүгә ярдәм итә. Чиста һәм салкынча су даими бирелергә тиеш, бигрәк тә сыерны сауганнан соң.
2. Һава температурасы 27 градуска якынлашканда сыерларның суга ихтыяҗы ике тапкыр арта, әйтик, көнгә 120 литр су урынына хайван 200 литр һәм аннан да күбрәк эчә.
3. Су тагарагын даими юып торырга һәм аларны сыерларны су эчәргә җәлеп итәрлек итеп урнаштырырга кирәк.
4. Су тагарагын күләгәдә урнаштырырга кирәк. Автомат суэчкечләр дә куярга була, мәсәлән, су күләмен белем тору өчен кыйммәт булмаган йөзгеч системаларын урнаштырырга мөмкин.
5. Терлек азыгын куллануны контрольдә тоту аеруча мөһим, чөнки һава температурасы югары булганда сөтнең продуктивлыгын киметмәс өчен терлек азыгын җитәрлек кулланырга кирәк. Ул кимесә, савым күләмен саклап калу максатында рациондагы барлык туклыклы матдәләрнең тыгызлыгын арттырырга кирәк була.
Минераль азык һәм рациондагы азык тозы өлешен 10 процентка арттырырга мөмкин, чөнки җылылык стрессы аркасында хайван нык тирли һәм бу электролитлар балансын бозуга китерә. Шулай ук организмдагы окисьләшү процессларын киметү өчен рационга антиоксидантлар (органик селен, Е, С витаминнары һәм каротиноидлар) кертергә кирәк.
6. Җылылык барлыкка килүне киметү өчен хайванга азыкның күпчелек өлешен тәүлекнең салкын вакытында бирергә кирәк. Мәсәлән, моның өчен сәгать иртәнге дүрттән алтыга, һәм кичке тугыздан унбергә кадәр булган вакыт аралыгы яхшы.
7. Азык кызмасын өчен аны аз-азлап, әмма ешрак салыгыз. Салкынча һәм яңа азык күбрәк ашала.
8. Көн уртасында хайван кояш үзәгендә булмасын өчен, күләгә ясап, пәрдәләр сузарга кирәк.
9. Хайваннарның җылылык бүлеп чыгаруын җайга салу өчен берничә җилләткеч кулланырга мөмкин. Әмма бу ысулны бары тик түбән дымлылык шартларында гына кулланырга кирәк.
Мәсәлән, 1,2 — 1,5 м диаметрлы акрын җилләткечләрне азык салына торган һәм хайваннар ята торган урыннарга параллель рәттә, шулай ук саву залы каршындагы көтеп тору зонасында 2,7 м биеклектә 10-15 авышлыгында урнаштырырга тәкъдим ителә. Өстәмә җилләндерү өчен капкаларны, ишекләрне, ян-як диварларны, ачарга, әгәр мөмкин булса, түбәдә вентиляция тишекләрен һәм фронтоннардагы тишекле пластиналарны да ачарга кирәк.
10. Мөмкинлек булса, мондый эсседә хайваннарны чыгарып, куып йөртмәскә киңәш ителә.

 

https://vatantat.ru/2020/07/28859/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хайван хайван тәрбияләү