Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эштән киттем дә бетте, дигән сүз түгел

Муниципаль хезмәткәрне эшкә алганда оешма, учреждение җитәкчеләре нишләргә тиеш?

Муниципаль хезмәткәрне эшкә алганда оешма, учреждение җитәкчеләре нишләргә тиеш, бу хакта безгә Балтач муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова түбәндәгеләрне җиткерә: 

— Еш кына оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр элек дәүләт яисә муниципаль хезмәттә эшләүчеләрне эшкә алганнары турында элеккеге эш урынына хәбәр итми, гәрчә моны эшләргә тиеш булса да. Хезмәт кодексының 64.1 маддәсе нигезендә, компаниянең дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне эшкә алуы турында элеккеге эш урынына хәбәр итү өчен 10 көне бар. Шулай ук, элек дәүләт яисә муниципаль хезмәттә эшләгән, ә бүгенге көндә оешмага гражданлык-хокукый килешү буенча 100 000 сумнан артык хезмәт күрсәткән очракта да хәбәрнамә җибәрергә кирәк, — дип аңлата Энҗе Фәрит кызы.

— Бу хәбәрнамә нинда формада бирелә?

— 21.01.2015 елгы 29нчы номерлы Россия Федерациясенең Хөкүмәт карары белән расланган кагыйдә нигезендә бирелергә тиеш. Документта барлык мәгълүматны күрсәтергә кирәк — фамилиядән алып, вазыйфаи бурычларга кадәр һәм эшкә кабул итү турындагы боерык номерын.

— Законны үтәмәгән өчен нәрсә каралган?

— Мәгълүмат бирү тәртибен үтәмәгән өчен административ штрафлар каралган: вазыйфаи зат өчен — 50 000 сумга кадәр, компания өчен — 500 000 сумга кадәр. Хокук бозулар иртәме-соңмы барыбер ачыклана, чөнки дәүләт һәм җирле үзидә органнары тарафыннан прокуратурага даими эштән киткән хезмәткәрләр турында мәгълүмат бирелеп барыла, ә алар үз чиратында теге яки бу хезмәткәрнең кайда эшкә урнашуын тикшереп торалар.

— Мондый процедура ни өчен кирәк? 

— Эштән киткәндә, эшкә алганда алдагы эш бирүче (дәүләт структурасы) һәм хәзерге (компания) арасында мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау өчен дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләренең яңа эше турында хәбәрдар булыр өчен бу кирәкле адым дип саныйбыз. 

Мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясендә өйрәнелә. Һәр билгеләнеш (эшкә алу очрагы) җентекләп тикшерелә, анализлана. Әгәр комиссия тикшерүдән соң мәнфәгатьләр конфликтын ачыкласа, оешманы элеккеге хезмәткәрне эштән чыгарырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

— Яңа эш урыны турында мәгълүмат кайсы чорга кадәр хәбәр ителергә тиеш?

— Бу чикләү дәүләт яисә муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң беренче ике елга кагыла

— Җавапларыгыз өчен рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев