Эштән тәм табып илһамлана
– Артыш агачыннан ясалган такыяларым бар, алар баш авыртуыннан ярдәм итә. Ә менә бу беләзекләр күз тиюдән саклый һәм булыша. Мә, кулланып кара әле, – дип үз куллары белән ясаган һәм дәва үзлегенә ия эшләнмәләрен суза әңгәмәдәшем. Ул гынамы соң әле, күпме сабырлыклар сорый торган хезмәтләре санап бетергесез аның. Сүзем «Безнең заман герое» исеменә лаек райондашыбыз, Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншин турында.
Капкаларына «Безнең заман герое» Госман Хәсәншин дип язылган капка төбенә килеп туктадым. Йорт хуҗасы үзе каршы алып, агачлар арасында яшеренеп утырган, ләкин бу тирәдә яшәүче һәрбер бала белә торган файдалы да, кызыклы да, почмак белән таныштырды. Анда атынчыгы да, арканы да, туры баганасы да, бас-кычы да бар. Бала-чага мәш килеп уйнарлык җир ясап куйган Госман абый. Капка төбендәге бу почмак әле башлангычы гына булган икән, ишек алды тагын да кызыклырак. Биредә рәхәтләнеп утырып чәй эчәр почмак та бар, ярты гасырлык тарихы булган уенчыклар да урын алган, һәркайсы үз урынына бик килешле итеп куелган.
– Ишегалдыбыздагы әйберләрне моннан 60-70 ел элек әтием үк ясап калдырган. Мин шуларны татар мохите дип саклап яшим, – ди Госман ага.
Хәсәншиннарның йортына узабыз. Стенада Госман абый ясаган шәҗәрә игътибарны җәлеп итте. Аннан инде аның кул эшләре тупланган почмак белән танышып чыктык. Биредә оригами ысулы белән ясалган матурлыклар да, элекке открыткалардан ясалган шкатулкалар да, гаилә альбомы, заманча итеп эшләнгән сандык, җил тегермәне, кое, артыш агачыннан эшләнмәләре, шпагат бавыннан ясалган себеркесе, каз каурыеннан ясаган таба майлагычы һәм башкалар... Бакчачылык буенча сөйләшергә дип кенә очрашкан идек Госман ага белән, тик аның кул хезмәтләрен күрми китү дә дөрес булмас иде. Үзе генә эшләп калмыйча, бу эшләре белән ул бакча балаларын, мәктәп укучыларын да таныштыра һәм хәтта ничек эшлисен дә өйрәтә.
Госман абыйның иртә өлгерешле бәрәңгеләре, аны үстерү серләре турында күптән язарга теләп йөри идем. Уйлап карасаң, һәркемнең бакчачылык буенча бирер киңәшләре бар, тик, кемнәрдер үзе өчен генә кулланып мул уңыш алганда, Госман ага ялгышлар һәм уңышлар аша ирешелгән серләрен ачып бирергә бик теләп алынды.
– Мин үземне 21 гасыр Мичурины һәм 21 гасыр Кулибины дип хис итәм. Бәрәңге, кыяр, помидор, сарымсак белән шөгыльләнә башлаганга 25 ел. Халык арасында шундый мода кереп китте – чит илдән алабыз, дигән. Нинди генә әйбер булсын, кыярмы ул, помидормы, редискамы, боларны үзебез дә үстерә алабыз. Без кыярны гына да өч төрле ысул белән үстерәбез. Теплицада, тәрәзә төбендә һәм түтәлдә. Тормыш иптәшем Әлфия түтәлдә үскән кыярны бик ярата. Ачык җирдә кыярларны октябрьгә кадәр үстерәбез. Иң башта ул җиргә җәелеп үсә, аннан соң инде күтәртеп үстерәбез һәм суыклар тимәсен өчен пленка каплыйбыз. Тәрәзә төбенә мартта ук утыртабыз кыярны һәм май башында инде алар авыз итәрлек булалар. (Бүгенге көндә Хәсәншиннар тәрәз төбендә чыннан да авыз итәрлек кыярлар бар инде. Алар күзне кызыктырып үсеп утыралар – З.Ф.). Теплицада үстерә торганын туры шунда гына чәчәбез. Ә помидорларны теплицага март аенда күчереп утыртабыз да, инде май башында беренчеләрен авыз да итә башлыйбыз. Үзебез үстергән уңыш белән туганнарны да, дусларны да сыйлыйбыз һәм шуннан күңел рәхәтлеге алабыз, – ди Госман ага.
Бәрәңге утыртуга килгәндә, апрель башында ук утырткан инде аны Госман абый. Хәтта чәчәк ата торган 8 төп бәрәңгесе кырауга эләгеп, янәдән яшелләнеп тә киткән инде. Кыраудан соң зыян килмиме соң аңа дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән, юк, бер елны да шулай булган иде, уңышы да әйбәт булды, бәрәңгесе дә бик тәмле иде, ди.
– Бәрәңге үстерү белән мин кызыксынып кына шөгыльләнә башлаган идем. Февраль башында идән астыннан йөз данә бәрәңге алып менеп, махсус ясалган тарт-мачыкка салабыз, урындыкта җылы урында тотабыз һәм борынлатабыз. Апрель башында, чын итеп кояш карый башлагач, көндез урамга да кояшка чыгарып куям, өйдә тәрәзә төбенә дә куеп, яшелләтәм. Борыннары 4-5 сантиметр булгач, көздән әзерләп калдырган 4 метрга 4 метр итеп күтәртеп эшләнгән түтәлне кардан чистартам да, утыртам. Һәр төпкә бер аш кашыгы көл дә салабыз. Анда 64 төп бәрәңге сыя безнең. Төнгә өстенә ябып, көндез ачып, су сибеп, шулай итеп тәрбияләп үстерәбез. Суны да краннан килә торганны түгел, коедан алып, артезиан суы сибәбез. Аны да күп түгел, 2-3 көнгә бер тапкыр, өстен чылатырлык итеп кенә. Инде тишелгәч, үсентеләр япканда сынмасын өчен казыклар утыртып чыгып, брезентны шул казыклар өстеннән ябабыз. Шул бәрәңгеләр июнь ахыры, июль урталарына ашарлык булып өлгерә. Кайбер кешеләр апрельдә әле җир салкын, бәрәңге тишелә алмый, дип уйлыйлар. Ләкин, ялгышалар. Бәрәңге башта салкынга ияләнә, аннан инде июнь-июльдә әйбәт уңыш бирә. Өй шартларында гына аларны ашлап та алам. Алдан ук мочевина әзерләп куям да, һәрбер бәрәңге төбенә сыегайтылган мочевинаны берәр чүмеч сипкәлим.
Җиләк-җимеш агачлары да күп биредә. Карлыганның карасы, кызылы һәм агы, крыжовникның чәнечкелесе һәм чәнечкесезе, чиянең иртә, урта һәм соң өлгерә торганнары, миләшнең карасы, кызылы, шомыртның карасы, кызылы һәм себер иргасы, боярышникның уртача зурлыктагысы һәм эресе, облепиха гади һәм сортлы, слива гади һәм эресе...
– Шушыларны төрлечә үстереп караудан тәм табабыз без. Иренмичә эшләсәң, эшкә күңел бирсәң, чит илдән кергәннәргә ышанып ятмасаң, үзеңнең көчеңне кертеп үстергәнеңнең тәме дә үзгә була, үзеңә дә күңел рәхәте бирә торган шөгыль була ул. Крыжовник һәм карлыганнар кар астыннан чыгуга, төбендәге карларын чистартып, иртә язда ук 70 градустагы кайнар су сибәм. Бер чиләк су кайнатып, тимер ләйкәгә салам да, шуны агачлар өстеннән коям. Бу вакытта бөреләр әзрәк кузгалган була инде, ләкин алар пешми, шуңа зыян килер дип куркасы юк, болай эшләгәндә аларда бер бөҗәк тә, корткыч та калмый һәм алар булачак уңышка да зыян китермәячәк. Җиләк-җимеш агачларына да мочевинаны 3 тапкыр 15 көннән 15 көнгә сибәм. Аның бернинди дә зыяны юк, –дип киңәшләре белән бүлеште Госман абый.
Өйләрендә генә төрле эшләргә күмелеп утырмый Хәсәншиннар, үз яшьтәшләре арасында спорт чараларында, шигырь конкурсларында катнашырга да вакыт табалар. Иң мөһиме алар татар мохитен саклап яшәргә омтылалар. Бакчачылык турында сөйләгәндә дә татар халкы элек-электән тырыш булган бит ул, дип берничә мәртәбә кабатлады Госман абый. «Безнең заман герое» исеменә дә 20 гасыр башында татар йорты мохите, аны яңарту һәм шушы мохит белән яшь буынны таныштыру буенча куйган бәһаләп бетергесез хезмәтләре өчен лаек булды ул. Мондый шәхесләр сирәк, аларның хезмәтләрен күреп, үзләре исән чакта яшь буынга күрсәтеп, үрнәк итеп куярга өйрәнсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев