Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эт аркасында тикшерүгә эләкмик

Кариле авылыннан И. (аныӊ исеме Норма авыл җирлегенә таныш, гариза белән килгән иде) күз яшьләрен көчкә тыеп ...

Казан шәһәренеӊ Вахитов районында 4 укучы малайга өерләре белән йөри торган кыргый этләр ташланган. Зарар күргән 9 һәм 12 яшьлек ике бала Республика Балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Тикшерү комитеты тарафыннан бу эшне тикшерү бара.

Мондый очракларны Казан шәһәреннән эзлисе юк, бездә дә булырга мөмкин, чөнки кайсы авылга гына барма, андагы яшәүчеләр кыргый этләрдән зарланалар. Кариле авылыннан И. (аныӊ исеме Норма авыл җирлегенә таныш, гариза белән килгән иде) күз яшьләрен көчкә тыеп, 12 йомырка сала торган тавыгымныӊ 9ын өй ишегалдында кыргый этләр ботарлап чыгып киткәннәр, дип җиткерде. Календарьда февраль ае, бу чорда этләр аеруча курку белмәс булалар, бәйдәгеләре дә ычкынырга мөмкин. Шуныӊ өчен эт асраган һәр хуҗа үз этенә үзе хуҗа булырга тиеш. Соӊыннан, суд юлын таптаганда, үкенү соӊ була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал