Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эт көненә калсаң бүген...

Этләрнең нянялары авырган. Бу хатынга каядыр барырга кирәк. Этләр белән калырга кеше юк. "Күрше хакы, тәңре хакы". Курыксам да, риза булдым.

Кәеф шәп анысы...Аллага шөкер...Исәнлек бар, ике аякта йөрим. Мин, еллар буена яткан кеше, аның кадерен беләм. Шулай да доганы укып куярга булдым. Җибәргәннәр икән, укырга кирәк. Укып та беттем, ишектә звонок. Ачсам бомж тора. Сораган әйберен бирдем, ишек тоткасын юдым. Рәхәт булып китте.

Чәй эчергә генә утырсам, тагын ишектә звонок. Ачсам, кешедән дә шәбрәк киендерелгән, безнең бер мөгезле сыерның бозавыннан да зуррак ике эт тора. Алар артыннан хуҗалары күренми дә. Безнең йортта футболист фатирда тора. Арендалый инде. Шуның хатыны. Зәңгәр күзле, ап-ак тешле. Гүзәллекнең чиге юк. Этләрнең нянялары авырган. Бу хатынга каядыр барырга кирәк. Этләр белән калырга кеше юк. "Күрше хакы, тәңре хакы". Курыксам да, риза булдым. Түлке тегеләрнең фатирында.

Утырам, малай, этләр белән. Карыйм, бу ике эт мине бик яратырга чамалыйлар. Аш белән алдыйм дип ачтым холодильникны. Алар өчен аерым суыткыч. Андагы нигьмәтләр теге бомжның төшенә дә кермәгәндер... Хайванга нинди хөрмәт бу илдә? Ә кешегә?

Кайткач тагын бер тапкыр укыйм әле доганы.., дип яза Өмет басмасы.

Галимә апагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш