Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эт кыйссасы яки кешеләрнең битарафлылыгы

Автовокзал тирәсенә җиткәч каршыма зур эт килеп чыкты. Җайлап кына узып китмәкче булам, әмма эт якынрак килә. Кулымдагы сумка белән этәм, ырлый ук башлады. “Фу” дигәнгә дә реакциясе юк.

Бүген иртән җиде тулганчы эшкә барыш. Автовокзал тирәсенә җиткәч каршыма зур эт килеп чыкты. Җайлап кына узып китмәкче булам, әмма эт якынрак килә. Кулымдагы сумка белән этәм, ырлый ук башлады. “Фу” дигәнгә дә реакциясе юк. Олы юл кырыенда өелеп торган корган агач ботакларына күзем төште. Тизрәк кулыма бер ботак тоттым, янәсе шуның белән каршы торам. Эт арттан калмый, ырлавын дәвам итә. Өмет тулы күзләрем белән юлдан баручы машиналарга карыйм, янәсе, төшеп берәрсе ярдәм итмәсие. Нинди ярдәм анда, күзләрен тутырып, бер кызык караган кебек үтеп китәләр. Бездәге кешеләрнең битарафлылыгына шаккатасың. Соңгы көчемне җыеп миннән алда гына чиләгенә бер банка сөт салып, өенә кайтып килүче олы яшьтәге апа артыннан чаптым.

– Сеңлем, күрше урам эте ул. Минем белән сөткә барды. Менә кабат Ленин урамына чыкты. Хуҗалары курыкмагыз, тими ул, диләр. Нишләп тимәсен чит кешегә, бәлки хуҗаларына тими торгандыр, – диде.

Безнең халыкның “Миңа гына тимәсеннәр, башкаларда эшем юк” дигән законнар белән яшәвенә тагын бер мисал бу җәмәгать. Бозау кадәр этен урамга чыгарып җибәргән хуҗаның күзенә бер карар идем. Нигә аны бәйдә тота алмагач, асрарга?

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйсез этләр