Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Этләр тәрбиясендә үскән...

- Ярым караңгы почмакта "дүрт аяк"лы ялангач кыз комсызланып зур сөяк кимерә...

Өч яшьлек Катяны (исеме үзгәртелде) 2009 елның гыйнварында имин булмаган гаиләләрне йөреп чыккан балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тапкан иде. Кыз әнисе һәм әбисе белән Уфаның Пожарский урамындагы иске баракта яшәгән. Өй пычрак һәм җимерек, суыткычта азык юк диярлек, ә әнисе еш кына шешәгә үрелгән булган. Билгеле, баланы тәрбияләү эше белән шөгыльләнүче булмаган, чөнки әбисе дә эчәргә яраткан.

- Ярым караңгы почмакта "дүрт аяк"лы ялангач кыз комсызланып зур сөяк кимерә. Янәшәдә генә эт нидер ашый. Эт бик якын килсә - кыз сөяккә тагын да ныграк ябыша, шул рәвешле үзенең "төшке ашын" саклый. Ә өстәл артында сабыйның әнисе тыныч кына тәлинкәдән нәрсәдер ашый, - дип тасвирлый ул көнне балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар.

Шул вакытта ачыкланганча, 23 яшьлек Ирина кызын үзе генә тәрбияли. Яшь хатынның авыру диагнозы бар (балачагында аны әнисе кулыннан төшереп җибәргән, баш мие җәрәхәте алган). Урта Азия кешесе белән очрашып йөргән. Тик мәхәббәт тиз беткән, кечкенә Катя дөньяга килгән. Баласы туу Иринаны начар гадәтеннән туктатмаган - ул урамдагы дуслары белән ныграк эчә башлаган, беркайда да эшләмәгән, ә азык-төлекне күп вакыт чүплекләрдән тапкан.

Гаҗәп хәл, әмма Ирина үзе кызын ярата, аны приютка алып киткәндә бик нык елаган. Хатын баласының яшьтәшләре белән түгел, ә этләр белән ныграк дус булуына да гаҗәпләнмәгән.

Катяны социаль-тернәкләндерү үзәгенә алып килгәч, табиблар аңарда куркыныч авырулар тапмаган. Ачлы-туклы яшәүдән соң, кызның сәламәтлеге белән бернинди дә җитди проблемалар булмавы ачыкланган. Психик яктан караганда да начар түгел, кыз берничә сүз әйтә ала, аңа мөрәҗәгать иткән сөйләмне яхшы аңлый, ләкин таныш булмаган кешеләрдән курка һәм читләшә. Табиблар, психологлар һәм дефектологлар белән дәресләрдән соң бала, һичшиксез, яңадан гадәти тормыш белән яши алачак, дип ышандырганнар иде ул вакытта белгечләр.

Катяның әнисенә килгәндә, аңа каршы "Бала тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын кызын аңардан алуларына бик борчылган. Аңа өендә бераз ремонт эшләп, эшкә урнашу кирәклеген дә аңлатканнар. Бераздан ул урындагы ЖЭУга ихата җыештыручы булып та урнашкан, әмма кызын кире кайтармаганнар.

Кызганычка каршы, Катя турында бүген тулы мәгълүмат юк. Аңа инде 13 яшь булырга тиеш. Ул һаман да шул ук приютта тәрбияләнә. Андагы белгечләр әйтүенчә, кыз үзен яхшы хис итә, дип яза Кызыл таң.


Фото: ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы этләр арасында үскән