Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Европа иң югарыда урнашкан чыршы кайда - «Татмедиа» түбәсендә

Әлеге сихри "чибәркәй" Казан халкының гына түгел, башкала кунакларының да кәефен күтәрәчәк.

Иң югарыда урнашкан Яңа ел инсталляциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен - Казанның иң биек биналарының берсен бизи. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең төрле почмакларыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул казанлыларның һәм Татарстан башкаласы кунакларының, килгән туристларның игътибарын җәлеп итәчәк.

Чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метрны тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы 390 метр гирлянда кулланылды, дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар ялларында калабызга киләчәк туристларның һәм башка кунакларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык», – диде Шамил Мөхәммәт улы.

Европада иң югарыда урнаштырылган Яңа ел конструкциясе булып, гадәттәгечә, Испаниянең Гранада шәһәрендә монтажлана торган чыршы санала иде. Аның биеклеге 55 метр.  Россиядә иң биек  саналаган биеклеге дә 55 метр булган чыршыны Красноярскида урнаштыралар. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә Кремль чыршысының биеклеге бик сирәк 30 метрдан артып китә. 

Тулырак: ТИ

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел чыршысы