Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Европадагы иң зур океанариум бездә

Казанда океанариум ачылды. Ул 1500 квадрат метрны колачлый. Бу - Европада иң зур океанариум. 3000 төрдәге балыкны да монда берьюлы күрергә мөмкин.

Казан океанариумының үзенчәлеге шунда: монда экзотик балыклардан алып төрле хайваннарга кадәр бар. Алар дөньяның күп кенә почмакларыннан кайтарылган.

Океанариумда дүрт метрлы шарлавык, балыкчы зонасы бар. Соңгысында ташбака, диңгез йолдызы, диңгез кысласын күрергә генә түгел, тотып карарга да мөмкин. Шулай ук монда янартау зонасы урнашкан.
Казан «су асты» зонасының үз тоннеле дә бар. Ләкин ул чит илдәгеләргә ошамаган: озынлыгы бары 15 метр, конструкциясе дә ярымтүгәрәк формасында түгел. Монда акулалар йөзгәнен күреп була. Күптән түгел океанариумга Берлин зоопаркыннан 7 пингвин баласы да кайтып төшкән. Әлеге хайваннар балалар белән уйнарга бик ярата икән.
Проект җитәкчеләре әйтүенчә, тиздән монда Африка һәм Америка цихлид, 80 сантиметр зурлыктагы үсемлек белән туена торган пиранья, 2,5 метр озынлыктагы акула, крокодил, скат, 130 яшькә җиткән зур коры җир ташбакалары кайтартылачак.
Киләчәктә акулаларны ашату буенча шоу ясарга уйлыйлар. Хәзергә монда ак төстәге өч риф акуласы бар. Бирегә килүчеләрне крокодиллардан бары тик берничә сантиметр гына аера. Курыкмагыз: ерткыч җәнлектән каты пыяла саклый.

Балыклар һәм хайваннар яши торган су бөтенләй дә диңгез суы түгел: ул гади суүткәргечтән алына, фильтрлар ярдәмендә чистартыла, стерильләштерелә һәм аңа тиешле күләмдә минераль тозлар кушыла.

Бина администрациясе вәкилләре киләчәктә монда биология дәресләрен үткәреп булачак, дип вәгъдә итә. Моның өчен өстәмә акча да түләргә кирәк булмаячак, дәрес үткәрү экскурсия бәясенә кертеләчәк.

Океанариумны төзү өчен 300 миллион сумга якын акча киткән. Аның күбесе җиһазларга, сулыкны чистарта торган махсус системага тотылган. Шул сәбәпле, керү билеты бәясе дә арзан түгел, хәбәр итә Интертат.ру сайты.
Фото: http://116kzn.ru/event/2415720-zarabotal-kazanskiy-okeanarium

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250