Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эздән карап, җәнлек саныйлар

Ел саен республикада җәнлекләрнең кышкы исәбен алу чарасы үткәрелә. Бу, әлбәттә, алар артканмы, әллә кимегәнме, шуларны белү өчен эшләнә.

Районыбызда әлеге эшкә җаваплы кешеләр – ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Балтач бүлеге җитәкчесе Айрат Сабиров белән әйдәп баручы белгеч Альберт Хәкимҗанов. Исәпкә алу ничегрәк эшләнүе, бүгенге көндә Балтач урманнарында нинди җәнлекләр барлыгы хакында Айрат Әнәсовичтан белештек:

– Исәпкә алу эше җәнлекләрнең карда калган эзләре буенча башкарыла. Тиешле бер мәйдандагы эзләрне санап, без аларның баш санын чыгарабыз. Узган ел безгә 37 маршрут буенча эшләргә туры килсә, быел 12 маршрут буенча гына эшлибез. Алай да бу аз мәйданнар түгел, 62 мең гектар. Әлеге юнәлештә эшли башлавыбызга бер ай тирәсе вакыт үтте, инде беренчел нәтиҗәләрне дә чыгарырга мөмкин. Күзәтүләрдән күренгәнчә, ак куян (заяц беляк), поши саны арткан. Соңгысының саны арту ауга рөхсәт булмау белән бәйле һәм бу, әлбәттә, сөенечле күренеш. Алардан тыш безнең территориядә кабан да бар, ләкин аларның санын без тиешле бер күләмнән арттырмаска тиеш. Чөнки районыбызда дуңгыз асраучы хуҗалыклар бар, ә кабан дуңгызы африка чумасы инфекциясен йөртүче булып тора, шуңа да без бу юнәлештәге бөтен таләпләрне дә саклап эшлибез. Шулай ук безнең җирлектә селәүсен (рысь), төлке, соры куян, косуля, аю да күрергә була. Аюның маршруты безнең урманнар аша үтә, 2020 елда ул бездә кышлап та калган иде әле. Кыргый җәнлекләр өчен җәен тал, имән, каен, юкә агачларыннан миллекләр әзерләп, кышларын шуларны урманның төрле җирләренә элеп куябыз. Бу аларга азык эзләп азапланмас, ачлыктан тилмермәс өчен ярдәм итә, – ди Айрат Сабиров.

Урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең эше авыр да, кызыклы да. Алар җәнлекләрне  генә түгел, кошлар белән дә гел кызыксына, аларның да санын ала. Мәсәлән, аккошлар безнең районда санаулы гына булалар һәм аларны Чутай, Шода күлләрендә күрергә мөмкин. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр кыргый җәнлек һәм кошлар дөньясын күзәтеп кенә калмыйча, кайсы җәнлекнең кайда яшәргә яратуын да, нәрсә белән туклануын да беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология