Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эзләгәнемне Балтачтан таптым...

Күп кенә эзләгәннән сон, архивта әтинең сенлесенең документларыннан Таузар авылыннан чыкканын белдем...

Хөрмәтле редакция!
Сезгә бу хатны Марий Эл җөмһүриятендә, Медведево бистәсенда яшәүче Сайфуллин Ибрагим Галимулла улы яза.
Минем әтием Сайфуллин Галимулла Сайфулла улы туып ускән Балтач районында дип әйтәлэр иде әти белән әни.
Алар Сайфулла бабайны халык арасында дини белем таратуы өчен себергә җибәргәч туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбур булганнар диеп сөйләшәлэр иде.
Соңыннан әтием хәрби училищега керү өчен документларында бераз үзгәрешләр керткэн. Ул вакытта законга каршы килгән кешеләрнең балаларына  бар җиргә дә юл ябык булган.
Минем әтием авиацияда хезмәт итеп Бөек Ватан сугышынын башыннан ахырына кадәр дошманга каршы сугышып жиңеп кайтучыларның берсе иде.
Ахыргы утыз елны ул Мари Республикасында эшлэде хэм яшәде.
Советлар чорында аларныкы кебек язмышны ачыктан-ачык сөйләргә ярамый иде, шуңаа күрә истэ калырлык мәгълумэт бик аз булды.
Шуннан илдэ узгәртеп корлулар узгач мин бу сорауны уземә еш  бирэ башладым (минем тамырларым кайда, минем фамилиям кайсы җирлектән һәм башкалар...).
Без белэ идек минем Гайфулла абыемнын һәм минем исемем (Ибрахим) Сайфулла бабаебызнын бертуганнары истәлегенә багышлап кушканнар диеп эйтәлэр иде.
Куп кенэ эзләгәннән сон архивта әтинең сенлесенең документларыннан Таузарово авылыннан чыкканын белдем һәм анын фамилиясе Хисматуллина иде сонгарак кыз фамилиясе икәнлеге ачыкланды.
Таузар авылының Карадуган җирлегенә кергәнен белгәч, мин аларга мөрәҗәгать иттем нәселемнең тамырларын табарга булышырга.
Өч атнадан сон мин узем очен бик шатлыклы зур мәгълумат алдым Карадуган музеее хезмәткәрләреннән.

Чыгышы Таузар авылыннан булган Ибраһим Галимулловичның нәселе 
Әтисе Сәйфуллин Галимулла Сәйфулланың хатыны Өммегөлсем
Метрикә язмаларында
1910 елда
Галимулла — әтисе Хисмәтулла углы Сәйфулла, әнисе Габдрахман кызы Өммегөлсем    
дип язылган
1914 елда
Рокия ~ әтисе Хисмәтулла углы Сәйфулла, әнисе Габдрахман кызы Өммегөлсем
1912 елда
Рабига — әтисе Хисмәтулла углы Сәйфулла, әнисе Габдрахман кызы Өммегөлсем

 1875 ел

Ибраһим — әтисе Хәбибулла углы Хисмәтулла, әнисе Айсылу 1871 ел

Сәйфулла — әтисе Хәбибулла углы Хисмәтулла, әнисе Айсылу 1868 ел

Гайфулла — әтисе Хәбибулла углы Хисмәтулла, әнисе Айсылу 1865 ел

Бибигафифә — әтисе Хәбибулла углы Хисмәтулла, әнисе Айсылу 1862 ел

Фәтхулла— әтисе Хәбибулла углы Хисмәтулла, әнисе Айсылу

Фәтхулла Хисмәтулла улының балалары;
1905 ел

Габдрахман— әтисе Хисмәтулла углы Фәтхулла, әнисе Фәттах кызы Фәхерниса

 

1902ел

Хәерниса — әтисе Хисмәтулла углы Фәтхулла, әнисе Нәҗметдин кызы Фәхерниса

 

1899 ел

Шаһимулла — әтисе Хисмәтулла углы Фәтхулла, әнисе Фәхерниса

 

Карадуган авыл советы башлыгы Низамиев Шамил Вакилевичка, анын урынбасары Миңнебаева Фәйруза Фаязовнага һәм Карадуган музее хезмэткәрләренә: Зыятдинова Фираяга, Залялиева Лилиягә, Габдуллина Золфиягэ ихлас кунелемнэн зур рэхмэтемне житкерәсем килә, алар белән кабат очрашып нэсел тамырларын ныгырак өйрәнә алырмын дип ышанып калам
.
Шушы форсаттан файдаланып Балтач халкын, Карадуган җирлегендә яшәүчеләрне һәм дә инде үземнең нэселемнең тарихи туган авылы Таузар халкын Яңа елбелән тәбрик итәм, аларга тазалык - саулык, гаилэ бәхете, эшләрендә зур уңышлар, байлык, күңел тынычлыгы һәм шатлыклы озын гомер теләп калам.


Ихтирам белән Марий иленнән Ибрагим Сайфуллин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табу