Фаҗига: газ котелы шартлаганда дустына булышырга кергән 15 яшьлек егет үлгән
Гомер китабына ничә бит язылганны берәү дә белми. Яңа Чишмә районы Горшково авылында яшәүче Павел Чебурахтин өчен январьның соңгы көне гомеренең дә соңгы көне була. 15 яшьлек егет күршеләренә ярдәмгә үз аяклары белән керә. Әмма аңа бу йорттан исән килеш чыгарга насыйп булмый.
Павел Ленин мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Әнисе ООО "Сөт Иле"нең Яңа Чишмә бүлегендә сыер савучы булып эшли. Әтисе Әлмәткә йөреп, "Нефтегаз" оешмасында хезмәт куя.
- Паша һәрвакыт шат күңелле һәм тормышны ярата иде, -ди авылдашы Светлана Митрофанова. - Менә дигән гаиләдә тәрбияләнде. Аның турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады. Ул да шулай ук кеше сөйләргә яратмый иде. Җәй җитсә, Павелны авылда эзләм таба димә инде. Балыкта ул! Паша бик оста балыкчы иде. Бүген авыл өстендә кара кайгы. Шундый мөлаем, кешелекле егетнең кинәт вафат булуы кызганыч.
Пашаны Чистай моргына алып киткәннәр. Аны җир куенына, вафатына өч көн булгач кына иңдерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев