Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фаҗигагә китергән чокыр

Кичә, 25 июнь көнне, кичке сәгать 9 тулып утыз минутта Нәкый Исәнбәт урамыннан машина белән килеп чыгыш. Зират буендагы урамда җыелган машиналарны, юл уртасында кемнеӊдер ятканын күреп, тукталмыйча калып булмады.

Юл уртасында башлары канга баткан, велосипеды бер якта аунаган яшь егет ята. Янында шоферлар җыелган. Башка беренче килгән уйдан йөрәк жу итеп китте - кемнедер бәргәннәр бит… Әмма сораша торгач, эш икенчерәк булып чыкты. «Мин «Радик» кибете яныннан үтеп барам, каршыга Ленин урамы ягыннан кызу гына шушы егет төшеп килә. 15-20 метр кала, чокырга эләкте бугай, тотып аткандай, егылып, башы белән асфальт юлга килеп төште. Килеп җитәргә 10 метр кала, машинамны туктатып, ярдәмгә килдем», ди «6»лы машина йөртүчесе. Аныӊ артыннан ук килгән икенче шофер да моны раслап тора. Алар «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырганнар.

Бүген Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәвлиевтан шул егет турынла сораштым. «Дөрестән дә, «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә велосипедтан егылган, 1999 елгы егет кеше китерелгән. Җилкә сөяге сынганы ачыкланган, башында да җәрәхәтләр булгач, тиз арада Арчага озатылган», дип ачыклык кертте ул. Егет егылган юлда әле дә кан таплары. Бәла күрүченеӊ тазаруын телибез, һәм бу фаҗигагә китергән сәбәпне дә атамый булмый: - ул - Балтач бистәсе аша авыр йөк транспорты үтә торган Нариман урамыннан Ленин урамына күтәрелә торган 200 метр арада берничә зур чокырныӊ булуы. Аларныӊ барлыкка килүенә район электр элемтә бүлекчәсенеӊ беркадәр «өлеше» бар. Бу чокырларныӊ бер елдан артык озын гомерле булып яшәве бистә җитәкчелеге бу юлдан бердә йөрмидер, юллар торышы белән кызыксынмыйдыр, дигән нәтиҗә ясарга җирлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250