Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Факел” өлкәннәрне бәйрәмгә җыйды

"Факел" яшүсмерләр клубында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

Кичәгә Төзүчеләр урамында яшәүче тыл ветераннары һәм сугыш елларында туган өлкәннәр чакырылган иде. Хөрмәтле кунаклар өстәл артында чәй эчеп, бәйрәм концерты карап ял иттеләр, үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Чара "Факел" түгәрәкләренә йөрүче балаларның матур чыгышлары белән үрелеп барды, ә Төзүчеләр урамында яшәүче җырга-моңга бай апаларның гармун көенә җырлавы бәйрәмнең чын бизәге булды. Сугыш елларының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган барча өлкәннәребезгә тагын бер кат олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә, саулык-сәламәтлек һәм озын гомер телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250