Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Факел"да "Ачык ишекләр" көне гөрләп узды

13 сентябрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында "Ачык ишекләр" көне үткәрелде.

Әлеге чара уңаеннан клубка шактый кеше килгән иде. Алар арасында балалар да, әти-әниләр дә бар иде. Чарада катнашучыларга клуб эшчәнлеген яктыртучы презентацияләр күрсәтелде, түгәрәкләр һәм аларның җитәкчеләре белән таныштырылды, шулай ук нинди бәйрәм һәм тәрбияви чаралар, спорт ярышлары уздырылуы турында сөйләп узылды. Полимер балчыктан кул эшләре һәм күчмә китапханә буенча күргәзмәләр эшләп куелган, балаларга төсле ком белән рәсемнәр ясау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Барлык кунаклар өчен музыкаль номерлар тәкъдим ителде.
Шулай итеп "Факел" яңа сезонга тулысынча әзер дип әйтергә була, чөнки аның ишекләрен 150ләп бала ачып, биредә алар җаннары теләгән барлык төр түгәрәкләрдә үзләрен сынап карый алачак.
Адилә Гарипова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250