Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Факел"да гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, әллә янгын булганмы? (+фото)

Факел яшүсмерләр клубында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу узды.

Янгын бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нурислам улы Садыйков балалар белән әңгәмә үткәрде, аның максаты-балаларның янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен тикшерү, өйдә балаларның ут белән шаяртулар, пикникларда, паркларда, урманнарда ял иткәндә янгыннарны кисәтү иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре укучылар өчен куркынычсызлык нигезләре буенча кызыклы һәм танып-белү мәсьәләләре әзерләде, әлеге чара барышында балалар белән мавыктыргыч әңгәмә булды. Балаларга "Шырпы - балаларга уенчык түгел", ут белән уйнауның бик куркыныч булуын, ут күп зыян китерергә, кешенең дошманына әверелергә, бәла һәм бәла-каза килеп чыгарга мөмкин, дип аңлаттылар. Янгын килеп чыгуны булдырмау өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге һәм янгын очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев