Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Факел»га мендәр ясау осталары җыелды (фото)

Бәйге узды – ә күңелле мизгелләре онытылмаслык булып хәтергә уелып калды.

“Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бик матур чара узды. Мондый төрдәге очрашулар инде күңелле традициягә әйләнеп бара һәм “Фикердәш”леләрне без үзебезнең кадерле кунакларыбыз дип саныйбыз. Булып узган күрешүебез тагын да үзенчәлекле – бу юлы без “Йомшак мамык мендәрем” иҗади бәйгесенә йомгак ясарга җыелдык.

Райондагы мөмкинлеге чикле кешеләрне берләштергән “Фикердәш” клубы әгъзаларын бер йодрыкка җыеп, бер фикергә туплап торучы Чулпан Габделганиева бәйгенең башлап йөрүчесе һәм төп инициаторы булып тора. Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үз фантазияләрен эшкә җигеп, мендәр тышлыклары эшләп алып килергә тиеш иде. Кул эшендә татар халык орнаментлары чагылышларын  күрү – зур өстенлек булып санала. Катнашучылар бу биремне ике-өч ай дәвамында башкарды. Нәтиҗәсе – искиткеч!

Кул эшләренә – күз явын алырлык мендәр һәм мендәрчекләргә –дәрәҗәле жюри әгъзалары үз бәясен бирде. Алар арасында “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, шулай ук “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкиле Мөҗипова Фәридә Фәрит кызы, Балтач районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова Зөһрә Ривхат кызы, сәнгать остасы Зәйнетдинова Алинә Рафаэль кызы да бар иде.

Кул эшләрен жюри әгъзалары түбәндәгечә бәяләде: “Бүгенге бәйгедә катнашучы һәркем беренче урынга лаек! Кайсы гына мендәрне алып карасак та, аннан җылы нур бөркелә. Иң мөһиме – мендәрләр ярату һәм милли бизәкләр белән башкарылган. Милләткә булган ярату бүгенге көндә бигрәк тә мөһим!”

Бәйгегә алып килгән кул эшләре башкаручыларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, өч категориягә бүленеп бәяләнде: балалар, яшүсмерләр һәм олылар башкарган мендәрләр. Һәр мендәр үз номинациясендә лаеклы урынын тапты: иң күңелле мендәр, иң көяз мендәр, иң купшы мендәр, иң оригиналь мендәр һ.б. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Чараның үзенә килгәндә, ул күңелле җырларга, матур сүзләргә үрелеп барды. Үзе дә “Фикердәш” клубы әгъзасы булган җырга гашыйк Чепья авылы егете Булат Нәҗипов моңлы җырларына дусларын биетте. Шулай ук Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясеннән килгән җырчылар, нәфис сүз осталары һәм волонтерларның да әлеге чарага керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Бәйге узды – ә күңелле мизгелләре онытылмаслык булып хәтергә уелып калды. “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы күп еллар дәвамында “Фикердәш”леләр белән кулга-кул тотынышып, бер дулкында һәм бер фикердә булып шактый гына уртак, нәтиҗәле эшләр башкара. Киләчәктә дә әлеге матур традиция бозылмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"