Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Факел”лылар экология проблемасын балалар арасында күтәрде (фото)

Экология елы уңаеннан "Факел" клубы хезмәткәрләре Норма мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен экологик квест үткәрделәр.

Әлеге чара аша "Факел"лылар җәйге чорда тирә-юнебезгә һәм аның чисталыгына балаларны да тартырга, экологиягә карата булган проблемаларны күтәрергә теләде.

Квест уеннар 5 станциядән торды: флора, фауна, бөҗәкләр, логик цепочка, глобаль экологик проблемалар һәм кызыл китап. Балалар һәрбер биремне уңышлы үтеп, дөрес җаваплар өчен фишкалар җыеп бардылар. Һәм шулар буенча ахырдан җиңүче отряд та билгеләнде. Укучылар белемнәрен күрсәтергә тырышып, һәрбер уенда бик теләп катнашты һәм үзләре дә әлеге чараны күңелле дип танып, киләчәктә тагын шундый уеннар үткәрелүен теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250